Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Тотрыклы үсеш юнәлешендә

"Лениногорскнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2012 елның беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча конференциясе узды. Аның эшендә "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының икътисад буенча урынбасары Владимир Лавущенко, җәмгыятьнең профком рәисе Гомәр Яруллин, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, сервис компаниясе, контроль итүче оешма вәкилләре катнашты. Идарә...

"Лениногорскнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2012 елның беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча конференциясе узды. Аның эшендә "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының икътисад буенча урынбасары Владимир Лавущенко, җәмгыятьнең профком рәисе Гомәр Яруллин, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, сервис компаниясе, контроль итүче оешма вәкилләре катнашты.


Идарә эшчәнлегенең беренче яртыеллыгына йомгак һәм алга куелган бурычлар турында "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигының беренче урынбасары - идарәнең баш инженеры Ринат Габдрахманов чыгыш ясады. Докладтан күренгәнчә, 2012 елның I яртыеллыгында 1 миллион 604 мең тоннадан артык нефть табылган, шуның 38,6 мең тоннасы билгеләнгән планнан арттырып үтәлгән. Яңа скважиналар эксплуатациягә кертелеп, алар өстәмә рәвештә нефть табарга ярдәм иткән.
- Иске фондтагы скважиналарны «сәламәтләндерү» буенча зур эшләр башкарылды, - ди докладчы. - Алар ян һәм горизонталь көпшәләрне бораулау юллары белән эшләнде.
Ике катлам буенча табу һәм берьюлы - аерым суырту технологияләре уңышлы гына кертелеп бара. Әлеге җайланмаларны кулланып, эшчәнлектә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән.
Кече диаметрлы скважиналарны төзү буенча эшләр дәвам итә. Агымдагы елның 6 ае эчендә шундый 7 скважина файдалануга кертелгән. Скважиналарга капиталь ремонт ясау бригадалары көче белән күп кенә скважина ремонтланган. Аларның тырышып һәм төгәл эшләүләре нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә нефть чыгарылган.
- Икенче яртыеллыкта "Татнефть - ЛениногорскРемСервис" һәм "Татнефть - АктүбәРемСервис" җәмгыятьләре белән берлектә әлеге юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Моннан тыш, терриген коллекторларны стимуллаштыру технологиясе буенча тәҗрибә-промышленность эшләре дәвам итә, шулай ук алдынгы технология һәм җиһазлар кертү - киләсе яртыеллыктагы бурычыбыз булып тора, - ди баш инженер.
Скважиналарга җир асты ремонты ясау цехы хезмәтчәннәре зур күләмдә ремонт эше үткәргән.
Идарәдәге әһәмиятле бурычларның тагын берсе - торбаүткәргечләрне коррозиядән саклау. Басым һәм җыелма торбаүткәргечләрнең 64 проценты ингибитор саклау белән тәэмин ителгән. "Әлеге чаралар өзеклек артуны булдырмас өчен генә ярдәм итә", ди баш инженер.
Докладчы шулай ук электр чыгымнарын киметү максатында эшләр башкарылганлыгын, хезмәтне саклау Килешүенең пунктлары үтәлешен, янгынны булдырмау максатында эшләнгән чаралар хакында да сөйләп үтте.
"Лениногорскнефть" идарәсенең икътисади яктан эшчәнлекләрен идарә начальнигының икътисад буенча урынбасары Руслан Фәттахов таныштырды.
- 1998 елдан башлап, идарә коллективы еллык нефть табуны 186 мең тоннага кадәр арттырды. Технологик максатларда кулланылучы газны сарыф итүне киметү юнәлешендә зур эшләр башкарылды,- ди ул.
Беренче яртыеллыкта идарәдә Коллектив килешүнең үтәлеше белән профком рәисе Миншакир Нуриев таныштырды. Ул идарәдә эшләүчеләрне социаль яклау мәсьәләләренә тукталды.
Төп доклад буенча фикер алышуда идарәнең төрле цех җитәкчеләре, идарә белгечләре катнашты. Алар ирешелгән уңышлар белән беррәттән, башкарылган эштә очраган кимчелекләргә, проблемаларга тукталдылар, алда торган бурычларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр.
"Татнефть" җәмгыяте генераль директорының икътисад буенча урынбасары Владимир Лавущенко "Лениногорскнефть" идарәсен уңай яктан билгеләп үтте. Барлык юнәлешләр буенча эш күрсәткечләрен, шулай ук куелган бурычларны тулы күләмдә үтәүләрен ассызыклады. "Коллективның күп еллык эш тәҗрибәсе бар, менә шул тәҗрибә югары күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә",- диде Владимир Павлович.
"Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов уңышлы эшләүләре өчен коллективка, шулай ук Шәфәгать Тәхаутдинов җитәкчелегендәге "Татнефть" компаниясе белән уртак фикердә булуларын әйтеп, рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция

2
X