Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юллар такыр

Юл эшләренең иң кызган чоры июль аена туры килә. Шәһәр кварталларында, урамнарда, районның кайбер авылларында әлеге эшләр дәвам итә. "Капиталь төзелеш идарәсе" начальнигы Рөстәм Кәбиров сүзләренчә, юл төзелеше буенча тендерны ике оешма үткән. Беренчесе - Яр Чаллы шәһәренең "Спецтехстрой", икенчесе - үзебезнең "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте. Чаллылар плитә түшәү эше...

Юл эшләренең иң кызган чоры июль аена туры килә. Шәһәр кварталларында, урамнарда, районның кайбер авылларында әлеге эшләр дәвам итә.

"Капиталь төзелеш идарәсе" начальнигы Рөстәм Кәбиров сүзләренчә, юл төзелеше буенча тендерны ике оешма үткән. Беренчесе - Яр Чаллы шәһәренең "Спецтехстрой", икенчесе - үзебезнең "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте. Чаллылар плитә түшәү эше белән шөгыльләнсә, безнекеләр җилкәсендә - асфальт җәю.
- Асфальтны шәһәр һәм районда 15 мең квадрат метр мәйданда җәяргә планлаштырабыз. Бүген бу эшләр Крупская урамында бара. Аннан Суворов 1 "А" кварталына күчәләр, анда да асфальт җәеләчәк, - диде Рөстәм Кәбиров.
Бүгенге көндә Ленин проспекты белән Моряков урамында тротуарда плитә җәяләр. Монда подрядчыларның өч бригадасы эшли: проспектта - бер, Моряков урамында - ике бригада. План буенча 9,5 мең квадрат метр мәйданда плитә түшисе бар. Бүгенгә шуның 1,5 меңе үтәлгән. Ә кварталлардагы юлларга асфальтбетон җәелә. (ред: асфальт - ташкүмер һәм сланец токымыннан торган табигый тау сумаласы. Асфальтбетон - вак таш, ком, минераль порошок һәм битум кушылмасыннан торган төзелеш материалы).Шәһәрнең шәхси секторында 22,3 мең квадрат метр мәйданда җәелгән инде ул. Подлесныйда 800 метр, Зәй-Каратай авылында 1 километр асфальт юл салынган. Шәһәрдә асфальтбетонны 6 мең квадрат метр мәйданда салырга планлаштыралар. Бу эш 1,5 мең квадрат метр мәйданда, Заварыкин һәм Кутузов урамнарында тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: плитђ