Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ак әби белән ак бабай

Райондагы иң яшь авылларның берсе - безнең Зеленая Роща. Быел октябрь аенда тантаналы рәвештә аның 65 еллыгын үткәрергә әзерләнәбез. Авыл, исеменә күрә җисеме кебек, көннән-көн зурая, матурая һәм яшәрә. Минем бу язмам да шушы авылның бик матур, гади генә бер гаиләсе турында. Ак әби белән ак бабай дип әйтсәм дә,...

Райондагы иң яшь авылларның берсе - безнең Зеленая Роща. Быел октябрь аенда тантаналы рәвештә аның 65 еллыгын үткәрергә әзерләнәбез. Авыл, исеменә күрә җисеме кебек, көннән-көн зурая, матурая һәм яшәрә. Минем бу язмам да шушы авылның бик матур, гади генә бер гаиләсе турында. Ак әби белән ак бабай дип әйтсәм дә, ялгыш булмас.

1981 елда Мөгариф абый белән Рәсимә апа Ганиевләр Азнакай районыннан күчеп киләләр. Килү белән икесе дә терлекчелек фермасына эшкә урнашып, лаеклы ялга киткәнче шунда тырышып эшлиләр. Яшьтән үк авырлыкны, юклыкны күреп үсәләр. Шуңа бүген дә алар бик тырыш һәм уңган гаилә. Совхозда да хезмәтләрен намус белән башкарып, гел алдынгы урыннарда. Бүгенге көндә алар икәүдән-икәү, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, чисталыкта, матур тормыш алып баралар. Көн саен 5 вакыт намазларын калдырмыйча, җомга саен мәчеткә йөриләр. Коръән ашы, никах туе, бәбигә исем кушу алар катнашында уза.
Тормыш сукмагы буйлап, яраткан кеше белән кулга-кул җитәкләшеп, 58 ел бергә гомер итәләр. Аларга бер-берсен аңлап, санлап, калган тормышларында да тынычлыкта, һәр мизгелнең кадерен белеп, балаларының игелеген күреп, куанып яшәргә язсын иде. Авылда шундый гаиләләр күбрәк булып, бер-берсенә карата саф мәхәббәткә гомер буе тугры калып, хәерле тормыш кичерсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ђби белђн бабай