Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Фатирын наркопритон ясаган

Лениногорск шәһәре суды тарафыннан 49 яшьлек лениногорскилыга карата җинаять эше каралган. Ул РФ Җинаять кодексының 232 маддәсе, 1 нче кисәге буенча наркопритон тотуда гаепләнә. Әлеге гражданин даими рәвештә үз фатирын наркотикка бәйле кешеләргә биреп торган. Ә наркоманнар фатирда "опиум" әзерләп кулланган. Хуҗага фатир өчен спирт яки исерткеч эчемлекләр белән түләгәннәр....

Лениногорск шәһәре суды тарафыннан 49 яшьлек лениногорскилыга карата җинаять эше каралган. Ул РФ Җинаять кодексының 232 маддәсе, 1 нче кисәге буенча наркопритон тотуда гаепләнә.

Әлеге гражданин даими рәвештә үз фатирын наркотикка бәйле кешеләргә биреп торган. Ә наркоманнар фатирда "опиум" әзерләп кулланган. Хуҗага фатир өчен спирт яки исерткеч эчемлекләр белән түләгәннәр. Наркопритон оештыруны туктату турындагы кисәтүләргә карамастан, йорт хуҗасы фатирын наркоманнарга бирүдән туктамый. Нәтиҗәдә, гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгә. Экспертиза фатир хуҗасының наркотиклар кулланмавын, исерткеч эчемлекләр белән мавыгып, алкогольгә бәйлелекнең уртанчы стадиядә булуын ачыклый. Гаепләнүче алкоголизм чиреннән дәвалануга мохтаҗ. Суд фатир хуҗасын РФ Җинаять кодексының 232 маддәсе, 1 нче кисәге буенча гаепле дип таба һәм аны шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем чыгара. Моннан тыш, суд җинаятьчегә алкоголизмнан дәвалану курслары үтү бурычын да йөкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотик