Заман сулышы

16 август 2012 яңалыклары

  • 16 август 2012 - 12:05
    Алексей Шмарев белән очрашу
    - Татарстанда нефть чыгаруга 70 ел тулу уңаеннан - Республикада нефть чыгаруга 70 ел тулуга әзерлек бара. Шул уңайдан Татарстан нефтенең башында торган җитәкчеләрне дә онытмыйсы иде. Бу бигрәк тә безгә, ветераннарга, әлеге вакыйгаларда катнашучыларга бик мөһим. "Татнефть" производство берләшмәсе 1950 елда "Татнефть" тресты базасында оешып, Бөгелмәдә урнашкан иде. Берләшмәнең...
    576
    0
    0
  • 16 август 2012 - 11:56
    Аңлашканнар
    Сугыш еллары. Авылдагы яшүсмерләрне, хатын-кызларны колхоздан атлар җигеп, бер айга Курманай дигән җиргә урман кисәргә җибәргәннәр. Кискән агачларны, утын итеп, Келәүле станциясе янына ташыганнар. Ул чорда тимер юл транспорты ташкүмер, утын ягып йөри торган булган. Шулай, рус авылы аша үткәндә атларны су эчерергә дип, кое янына туктыйлар. Карасалар - улакта...
    880
    0
    0
  • 16 август 2012 - 11:51
    «Ваш ярар развалился...»
    Бервакыт яз җитеп, көннәр матурлана башлагач, ике авылдашым, күрше мукшы авылына шабашкага чыгып китә. Бер мукшыга зур капка ясап, баганаларын утыртып, капканы шул баганаларга урнаштыру шарты белән шабашка бәясен сөйләшәләр дә, эшкә дә тотыналар. Капканы шартына китереп ясап, аны күгәннәр ярдәмендә баганага беркетеп карыйлар. Капкасы «ничава», баганалардагы күгәннәргә дә кереп...
    779
    0
    0
  • 16 август 2012 - 11:45
    Сагындыра туган авыл
    Илгизә апа Саттарова Урта Чишмәдә туып-үскән, Лениногорскида яши. Әлеге авылдан чыккан башка кешеләр кебек үк, бик сагына ул туып-үскән җирен. Сагынмый мөмкин дә түгелдер шул, яз көне ап-ак шомырт чәчәкләренә күмелгән, җәен тау битләре шау җиләккә төренгән була әлеге авылның. Якынча 40 йорттан торган авыл халкының бер гаилә булып яшәвенә...
    814
    0
    0
  • 16 август 2012 - 11:29
    Кем кисәргә тиеш?
    Редакциягә Тимәш авылыннан Сәгыйть абый Ногуманов, моң-зарын сөйләп, хат юллаган. Аны игътибарыгызга тәкъдим итәбез. - Мин Совет Армиясендә хезмәт иткәндә (1956 ел), әти яңа урында йорт төзегән һәм өй янына "каһәр төшкән" тал агачы утырткан. Шушы тал агачы бик зур булып үсте һәм электр линиясенә, газүткәргечләргә комачаулык тудыра. Шунлыктан аны...
    1304
    0
    0
  • 16 август 2012 - 11:23
    Күңелсезләнергә ирек бирмәделәр
    Ишегалды бәйрәменең чираттагысы Лермонтов урамы, 17 нче йорт ишегалдында үтте. Аны 8 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе хезмәтчәннәре белән берлектә "Техника" җәмгыяте оештырды. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм халыкка хезмәт күрсәтүче төрле хезмәт вәкилләре килгән иде. Нәфис Ибраев бәйрәмне ачып, шәһәр мэры исеменнән...
    567
    0
    0
  • 16 август 2012 - 11:18
    Күп балалыларга – җир
    Шәһәр һәм районда яшәүче күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү башланды. Узган атнада әлеге гаиләләрнең беркадәре Иске Писмән авылы янына җыелды. Җыенга 38 гаилә чакырылган иде. Һәр гаиләгә 15 сутый күләмендә җир участогы бирелергә тиеш. Бу участокны дүрт юнәлеш буенча кулланырга мөмкин. Дача, бакча, торак төзелеше һәм шәхси хуҗалык...
    571
    0
    0
  • 16 август 2012 - 11:15
    Мәзиннәр ярышты
    Бөгелмә Үзәк мәчетендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге мәзиннәре арасында "Азан - 2012" бәйгесе үтте. Анда Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы шәһәрләре мәзиннәре 5 төркемгә бүленеп көч сынашты. Бәйгедә якташыбыз Әбүзәр Хәлиуллин катнашып, 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында I урынны яулады. Шулай ук, шәһәребез мәчетенең 6 яшьлек шәкерте Ризван Шәвәлиев тә I урынга лаек...
    714
    0
    0
  • 16 август 2012 - 11:11
    “Игътибар – балалар!”
    20 августтан 16 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия акциясенең икенче этабы уза. Ул балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан оештырыла. Акция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау максатыннан рейдлар оештырырга, подъезд тирәсен, белем бирү учреждениеләре юлларын, юл билгеләрен, светофорларны тикшерергә, укучылар һәм аларның әти-әниләре...
    1
    0
    0
  • 16 август 2012 - 11:09
    Кыр эшләре көндәлеге
    Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 16 августка алынган мәгълүматларга караганда, урып-җыю эшләре барлык мәйданның 91 процентында башкарылган. Бер гектардан уртача 23,9 центнер уңыш чыга. 31 мең 916 гектарда игеннәр суктырылган. Арыш - 7 мең 311 тонна, бодай - 4 мең 683, арпа - 27 мең 874, солы - 7 мең 95, борчак...
    0
    0
    0
Реклама