Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кем кисәргә тиеш?

Редакциягә Тимәш авылыннан Сәгыйть абый Ногуманов, моң-зарын сөйләп, хат юллаган. Аны игътибарыгызга тәкъдим итәбез. - Мин Совет Армиясендә хезмәт иткәндә (1956 ел), әти яңа урында йорт төзегән һәм өй янына "каһәр төшкән" тал агачы утырткан. Шушы тал агачы бик зур булып үсте һәм электр линиясенә, газүткәргечләргә комачаулык тудыра. Шунлыктан аны...

Редакциягә Тимәш авылыннан Сәгыйть абый Ногуманов, моң-зарын сөйләп, хат юллаган. Аны игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
- Мин Совет Армиясендә хезмәт иткәндә (1956 ел), әти яңа урында йорт төзегән һәм өй янына "каһәр төшкән" тал агачы утырткан. Шушы тал агачы бик зур булып үсте һәм электр линиясенә, газүткәргечләргә комачаулык тудыра. Шунлыктан аны кисәргә кирәк. Бу мәсьәлә буенча авыл җирлегенә, "Лениногорскгаз" идарәсенә, район электр челтәрләренә мөрәҗәгать итеп карадым, тик үземә акча түләп кистерергә куштылар. Мин 45 ел мәктәптә эшләп шул агачны кисәрлек тә файда китермәдем түгел. "Хезмәт ветераны", "Мәгариф отличнигы", "Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы" исемнәренә лаек булдым. 2011 елда "Авылның мактаулы гражданины" дигән мактаулы исем бирелде, В.Ленинга 100 ел тулу уңаеннан бирелгән медалем бар. Әмма ярдәм итәргә теләүче юк. Менә шуңа күңелем тулды.
Без Сәгыйть абыйның соравы белән авыл җирлеге башлыгы Рафаил Сираевка мөрәҗәгать иттек. Ул болай диде:
- Йорт алдындагы агач өчен хуҗа үзе җаваплы. Үзе кисә алмаган очракта акча түләп кистерә ала. Узган ел, кешеләргә түләүле хезмәт күрсәткәндә, Сәгыйть абый риза булмады. Дөрес, ялгыз, караучысыз калган олыларга ярдәм кулы сузабыз. Әмма ул ялгыз түгел, аның "Лениногорскнефть" идарәсендә эшләүче малае бар. Ул да булыша алыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач