Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Күп балалыларга – җир

Шәһәр һәм районда яшәүче күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү башланды. Узган атнада әлеге гаиләләрнең беркадәре Иске Писмән авылы янына җыелды. Җыенга 38 гаилә чакырылган иде. Һәр гаиләгә 15 сутый күләмендә җир участогы бирелергә тиеш. Бу участокны дүрт юнәлеш буенча кулланырга мөмкин. Дача, бакча, торак төзелеше һәм шәхси хуҗалык...

Шәһәр һәм районда яшәүче күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү башланды. Узган атнада әлеге гаиләләрнең беркадәре Иске Писмән авылы янына җыелды.

Җыенга 38 гаилә чакырылган иде. Һәр гаиләгә 15 сутый күләмендә җир участогы бирелергә тиеш. Бу участокны дүрт юнәлеш буенча кулланырга мөмкин. Дача, бакча, торак төзелеше һәм шәхси хуҗалык җәелдереп җибәрү өчен.
- Күп балалы гаиләләргә җир участоклары Иске Шөгер, Иске Писмән, Иске Иштирәк һәм Зәй-Каратай авылларында биреләчәк. Иске Писмәндә 170 гектар җир бүлеп бирү планлаштырыла,- ди «Лениногорск муниципаль районы» Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Оксана Куприянова.
Иске Писмән территориясендәге җир участогын 450 гаиләгә бирү каралган. Инженер коммуникацияләре, ягъни электр энергиясе, су һәм газ үткәрү эшләре муниципалитет хисабыннан башкарылачак.
Ата-аналар балаларын бакча белән мәктәпкә Иске Писмәнгә йөртә алачак.
- 748 урынлы мәктәптә бүген 224 укучы белем алса, 75 урыны булган балалар бакчасына 32 бала йөри, - диде бу турыда Капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Рөстәм Кәбиров.
Җир участогының бик үк уңай урында бүлеп бирелмәвеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр белән бергә, бушлай җир кишәрлеге биргәнгә шатланучылар да табылды.
- Телевизордан күреп, газетлардан укып белгәнемчә, кайбер шәһәрләрдә җир участогын хәтта свалкалар, чүплек тирәләреннән дә бүлеп бирәләр. Бездәгесен күреп торасыз. Урыныбыз табигать кочагында. Мин моңа бик шат. Киләчәктә төзелеш эшләрен башлауны планлаштырабыз, ә хәзергә бакча тотып, яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә уйлыйбыз, - ди 11 яшьлек кыз һәм 9 яшьлек игезәк малайлар әтисе Алексей Гуколо.
Муниципаль районда барлыгы 619 күп балалы гаилә яши. Җир участогы алырга теләп, дүрт йөзгә якын гаилә гариза биргән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќир