Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңелсезләнергә ирек бирмәделәр

Ишегалды бәйрәменең чираттагысы Лермонтов урамы, 17 нче йорт ишегалдында үтте. Аны 8 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе хезмәтчәннәре белән берлектә "Техника" җәмгыяте оештырды. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм халыкка хезмәт күрсәтүче төрле хезмәт вәкилләре килгән иде. Нәфис Ибраев бәйрәмне ачып, шәһәр мэры исеменнән...

Ишегалды бәйрәменең чираттагысы Лермонтов урамы, 17 нче йорт ишегалдында үтте. Аны 8 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе хезмәтчәннәре белән берлектә "Техника" җәмгыяте оештырды. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев, район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм халыкка хезмәт күрсәтүче төрле хезмәт вәкилләре килгән иде.

Нәфис Ибраев бәйрәмне ачып, шәһәр мэры исеменнән тәбрикләү сүзләре җиткерде:
- Ишегалды бәйрәмен беренче тапкыр 2004 елда үткәрдек. Халык аны бик җылы кабул итте. Һәм шуннан бирле әлеге бәйрәм күркәм гадәткә әйләнде, ел саен уздырыла. Шуның нәтиҗәсендә, микрорайон халкы бер-берсен белә, таный, үз туганыдай якын итә.
Шәһәр мэры һәм үз исемемнән сезне бәйрәм белән тәбриклим. Сезгә озын гомер, эшегездә уңышлар телим,- диде ул.
Шәһәр тормышына кагылып, башкарма комитет җитәкчесе капремонт, күпкатлы яңа йортлар төзелеше, юлларга асфальт җәю хакында әйтеп үтте. Сүзләреннән аңлашылганча, "Капремонт" федераль программасы буенча 20 йорт яңартылган, 26лап тукталыш пункты тәртипкә китерелгән, 42 сугыш ветеранына һәм 5 ятимгә фатир бирелгән. Тротуарларга плитә түшәү, юллар ремонтына тукталып, бу эшләрнең киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте Нәфис Нурлыхакович. Алга таба башкарыласы зур эшләрдән, автостанция янында яшьләр өчен менә дигән клуб һәм хоккей корты төзергә җыенулары хакында әйтте. Моннан тыш, Урман паркының яңартылуы, анда балалар өчен аттракционнар урнаштырылуга да басым ясады ул.
- Тик башкарган эшкә битарафлык күрсәтүләре генә күңелне төшерә. Кеше хезмәтенә хөрмәт белән карасыннар, яшьләр һәм балалар йорт стеналарын бизәкләмәсен иде,- диде Нәфис Ибраев.
Бәйрәмне дәвам итеп, башкарма комитет җитәкчесе Лермонтов урамы, 17 нче йортка һәм әлеге микрорайонга коммуналь хезмәт күрсәтүче "Техника" җәмгыяте директоры Рафаиль Хәсәновка һәм җәмгыять хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә коммуналь хуҗалыкта көч куючы тырыш хезмәтчәннәргә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бәйрәм башланганчы ук, халыкка хезмәт күрсәтүче хезмәт, бүлек вәкилләрен микрорайон халкы сырып алып, моң-зарларын җиткерергә, борчыган сорауларга җавап табарга тырышты. Сорауларның күпчелеге шәһәрнең чисталыгы, ягъни экология мәсьәләсенә, Кошевой урамындагы базар тирәсендәге юллар, ишегалларында күптән газондагы үлән чабылмавына кагылды. Район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенең чыгу юлында асфальт булмавына да зарланучылар шактый булды. Халыкны болардан тыш, Лермонтов урамы, 20 нче йорт янында исерекләрнең җыелышып эчеп утырулары да борчыды. Хокук сакчылары һәм җитәкчеләр сорауларны контрольгә алырга вәгъдә итте.
Участковый Рамил Әюпов исерекләр, хулиганнар, мошенникларның актив булуын аңлатып, халыкны сак булырга чакырды. Күптән түгел нәкъ менә шушы йортның өлкән бер кешесе алдакчы корбаны булган. Шуңа күрә социаль хезмәткәр буларак килгән шикле кешегә ишек ачканчы, документын сорау яки хезмәт күрсәтүче оешмага шалтыратып кем җибәрелүе хакында белешүнең мошенниклар капкынына эләгүдән саклап калуы турында кат-кат аңлатты һәм элемтәгә керү өчен һәрберсенә визитка таратты.
8 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Людмила Просвирина халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, күтәренке кәеф теләде һәм "Техника" җәмгыяте рәисе Рафаиль Хәсәновка, иганәчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
"Күрше хакы - тәңре хакы" ди халык мәкале. Ишегалды бәйрәменә әзерләнгән концерт та күршелеккә багышланган иде. Монда һәркем үз күршесе турында җылы сүзләр әйтә алды, теләкләрен җиткерде. Күршесе өчен тәмле ризык әзерләп күрсәтте, мавыктыргыч конкурсларда катнашып, истәлекле бүләкләр алды. Ә концерт «Вертушка» һәм «Хохотушка» клоуннар чыгышы белән үрелеп барып, тамашачыга күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәде: әле җыр тезмәләре белән моңландырып алса, әле дәртле биюләр белән йөрәкләрне җилкендерде. Бәйрәмне күзәтүчеләр тыныч кына утыра алмыйча, кушылып җырлап, өздереп биеде. Иң күңеллесе, әлбәттә, балалар өчен бушлай оештырылган батут уеннары иде. Тренер Валентин Слабин нәкъ менә балалар өчен кызыклы спорт ярышлары оештырып, һәр балага онытылмаслык мизгел бүләк итте. Бәйрәмнән беркем кәефсез һәм буш кул белән китмәде: лотерея уйнатып, микрорайон халкының һәрбарчасы истәлекле бүләкләр алып, күтәренке кәеф белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ишегалды бђйрђме

2
X