Заман сулышы

«Ваш ярар развалился...»

Бервакыт яз җитеп, көннәр матурлана башлагач, ике авылдашым, күрше мукшы авылына шабашкага чыгып китә. Бер мукшыга зур капка ясап, баганаларын утыртып, капканы шул баганаларга урнаштыру шарты белән шабашка бәясен сөйләшәләр дә, эшкә дә тотыналар. Капканы шартына китереп ясап, аны күгәннәр ярдәмендә баганага беркетеп карыйлар. Капкасы «ничава», баганалардагы күгәннәргә дә кереп...

Бервакыт яз җитеп, көннәр матурлана башлагач, ике авылдашым, күрше мукшы авылына шабашкага чыгып китә. Бер мукшыга зур капка ясап, баганаларын утыртып, капканы шул баганаларга урнаштыру шарты белән шабашка бәясен сөйләшәләр дә, эшкә дә тотыналар.


Капканы шартына китереп ясап, аны күгәннәр ярдәмендә баганага беркетеп карыйлар. Капкасы «ничава», баганалардагы күгәннәргә дә кереп кенә утыра. Барысы да әзер булгач, багана утыртырга чокыр казырга керешәләр. Хуҗа-мукшы абзый болар эшләгәндә әллә ничә тапкыр килеп, караштыргалап, үзенең киңәшләрен биреп китә. Шабашчылар хуҗа белән һәрвакыт килешеп, «ярар, ярар», дип торалар, ә үзләре теләгәнчә эшли бирәләр икән. Казып бетергәч, баганаларны чокырга төшерәләр дә, эрер-эремәс балчык-туфрак белән күмеп тә куялар.
Авылдашларым хуҗаның сүзен җөпләгән булып кыланып, «ярар-ярар», дип авыз кыймылдатканда, мукшының малае да шул тирәдә чуала икән. Әтисенең шабашчылар белән сөйләшүен дә колак аркылы үткәргән ул. Безнекеләр якын-тирәдә мукшы булмаудан оста файдаланып, багана төбен төеп тә тормаганнар,гади генә итеп чокырны күмгәннәр дә, вәссәлам! Баганалар басып торамы - тора, тагын ни кирәк?! Шабашчылар, эшләрен менә шулай тиз генә төгәлләп, килешенгән акчаны алырга дип, өйгә - хуҗа янына үтәләр. Хуҗа боларның хезмәтеннән бик канәгать калып, аларны табын янына чакыра, өстәлгә бер чирек көмешкә чыгарып куя. Берәрне тотып куйганнан соң, телләр чишелеп, туганнар сыман гөрләшеп утырган бер мәлдә өйгә мукшының теге бәләкәй малае йөгереп керә һәм:
- Дяденьки! Дяденьки! Там ваш «ярар» развалился,- дип кычкырып җибәрә.
Баксаң, туңган балчык кисәкләре җылы кояш нурларыннан тәмам эрегән һәм төбе төелмәгән баганалар капка белән бергә җиргә авып төшкән икән.
Киңәш...
Себердә яшәүче сеңелем ире белән авылга ялга кайткач, туганнарын күрү теләге белән күрше Әлмәт шәһәрендә урнашкан төзәтү колониясенә, кыска очрашуга барырга ниятли. Әлмәткә килеп төшкәч, колониягә ничек барырга икәнен белмәсәләр дә, бер троллейбуска утырып китәләр. Троллейбуста сеңелем бер офицердан ничек колониягә барырга икәнлеген сорарга була. Сеңелемнең урыс теле дә бик үк камил түгел, колония, зона дигән сүзләрне ул бөтенләй белми икән. Аптырагач:
-Төрмәгә ничек эләгеп була? - дип сорый.
Ә офицер дигәне, шаяртып:
-Троллейбустан төшү белән берәрсенең яңагына җиффәрегез, -дип, киңәш бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: