Заман сулышы

13 август 2013 яңалыклары

  • 13 август 2013 - 10:34
    Лениногорскида этләр күргәзмәсе үтте
    Үткән шимбәдә "Яшьлек" стадионында "Кара алтын - 2013" Бөтенроссия этләр күргәзмәсе үтте. Аны шәһәрдәге эт асраучылык хезмәте клубы оештырган. Ул көн, чын мәгънәсендә, этләр көне иде. Чөнки иртәнге 10да башланган чара кич белән генә тәмамланды. Биредә нинди токымдагы этләрне генә очратмыйсың. Алар, төрле хәрәкәт-күнегүләр ясап, тамашачыларга сәләтләрен күрсәтте. Бу көнне...
    457
    0
    0
  • 13 август 2013 - 10:29
    Комбайнчы – Илгиз Миндияров
    "Лениногорская" агрофирмасы"нда эшләүче Илгиз абый Миндияров стажлы комбайнчы буларак, узган елларда алдынгылыкны бирмәгән. Быел да шуңа охшап тора. Ул без барган көнне Зәй-Каратай кырында борчак суктыруда эшли иде. Белгәнебезчә, "Лениногорская" агрофирмасы" канаты астында сигез хуҗалык, чәчелгән мәйданнары да зур. Шулай булса да, урак өсте югары темплар белән бара. Эшләре дә...
    588
    0
    0
  • 13 август 2013 - 10:28
    Лениногорскида урак өсте
    Район хуҗалыкларында 13 август көненә 13 мең 770 гектарда игеннәр суктырылган. Бу барлык мәйданның 37 процентында эш башкарылган дигән сүз. Арыш - 12 мең 872 тонна, уҗым бодае - 2 мең 921, тритикале - 1 мең 935, борчак - 2 мең 716, арпа - 4 мең 978, солы - 530...
    493
    0
    0
  • 13 август 2013 - 10:25
    Лениногорск районында бард фестивале
    Шимбә көнне Түбән Чыршылы авылы янәшәсендәге сулык буенда бард җырлары фестивале узды. Сирин Бәдретдиновның әлеге фестивальне уздыру идеясен Лениногорскиның "Гнездо" автор җырлары клубы хуплый һәм оештыра. Россия Федерациясенең атказанган артисты, автор башкаручы Виктор Третьяков җыр бәйрәменең кунагы була. Башкортстанның Октябрьский, Бөгелмә, Алабуга шәһәрләреннән килгән артистлар чыгышы, гитара тавышы таңга кадәр...
    537
    0
    0
  • 13 август 2013 - 10:23
    Дельфин баласы да елый
    Соңгы елларда көнкүрештә дини тәгълимат үзенең уңай тәэсирен нык сиздерә башлады. Халык тыйнакланды. Эчеп сүгенеп йөрүчеләр, өлкәннәр алдында тәмәке пыскыту, хатын-кызларның ярымшәрә йөрүе бик сирәк күренә. Бигрәк тә авыл җирендә. Тау-ташлар арасында урнашкан Сарабиккол бертоташ зиннәтле келәм өстендә утыра диярсең. Яшел хәтфә чирәмлектә шаулап үсеп утырган тирәкләрдән торган парк, күз...
    501
    0
    0
  • 13 август 2013 - 10:20
    Дуңгыз чумасы тынычлыкта калдырмый
    Агымдагы елда Россия Федерациясенең ундүрт субъектында Африка чумасының 105 очрагы теркәлде, шуларның 58е - йорт дуңгызларында, 45е - кыргый кабан дуңгызларында. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсеннән Африка чумасы (АЧС) буенча хәлнең катлаулы булуы турында мәгълүмат иреште. Июль аенда АЧС вирусы Мәскәү, Смоленск, Тверь, Тула өлкәләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы дуңгызларда һәм кыргый...
    470
    0
    0
  • 13 август 2013 - 10:16
    Трамплинчылар уңышы
    5-7 август көннәрендә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча "Турне 3-х городов" дип аталган Бөтенроссия ярышы узды. Анда Уфа, Мәскәү, Магадан, Мурманск шәһәреннән килгән 1998 елгы һәм аннан да яшьрәк егет-кызлар көч сынашты. 80 спортчы арасында яшь лениногорскилылар да уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулады. 1998-1999 елгы яшүсмерләрдән Максим Сергеев (8...
    451
    0
    0
  • 13 август 2013 - 10:14
    Безнең төбәк нефтьчеләре
    «Заман сулышы» газетында (24 июль, 2013, №56) Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең «Шөгер тарихта тирән эз калдырган төбәк» дигән мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алдым. Мин Иске Шөгер авылында ярлы гаиләдә туып-үстем. Шөгер мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлап, 12 яшьне тутыргач та, колхозга эшкә чыктым. Сугыш еллары булганга, укып, белемле булу бәхете...
    491
    0
    0
  • 13 август 2013 - 10:09
    Гайшә
    (хикәя) Гайшә төшендә тәрәзә башыннан ике кисәк ипи табып алды. Берсе түгәрәк ипинең чирегеннән бераз кимрәк, икенче кисәге кечкенә генә, бер-ике кабарлык кына. Ул зур кисәк ипине ашарга теләп авызына капмакчы иде, кинәт кенә каяндыр әнисе килеп чыгып, ипине кулыннан тартып алды да: "Кызым, бусы минеке, әнә теге кечкенәсе синеке",...
    588
    0
    0
Реклама