Заман сулышы

Гайшә

(хикәя) Гайшә төшендә тәрәзә башыннан ике кисәк ипи табып алды. Берсе түгәрәк ипинең чирегеннән бераз кимрәк, икенче кисәге кечкенә генә, бер-ике кабарлык кына. Ул зур кисәк ипине ашарга теләп авызына капмакчы иде, кинәт кенә каяндыр әнисе килеп чыгып, ипине кулыннан тартып алды да: "Кызым, бусы минеке, әнә теге кечкенәсе синеке",...

(хикәя)
Гайшә төшендә тәрәзә башыннан ике кисәк ипи табып алды. Берсе түгәрәк ипинең чирегеннән бераз кимрәк, икенче кисәге кечкенә генә, бер-ике кабарлык кына. Ул зур кисәк ипине ашарга теләп авызына капмакчы иде, кинәт кенә каяндыр әнисе килеп чыгып, ипине кулыннан тартып алды да: "Кызым, бусы минеке, әнә теге кечкенәсе синеке", диде һәм Гайшә уянып китте.
Төш бик ачык керде, бу саташу гына түгел. Иртәнге якта кергән төш - тормышка аша, дип уйланып ятты да, нәтиҗә ясап: "Димәк, минем гомерем бик кыска калган, 3 балам ятим калачак", дип балаларын исенә төшереп елап та җибәрде.
Гомерендә салкын тидереп тә чирләп караганы булмаган 36 яшьлек типсә - тимер өзәрлек, кайбер ирләрне бер сугуда җиргә сеңдерердәй тап-таза хатынның төш күреп, үләм икән дип елап ятуы, әлбәттә, сәер хәл.
... Сугыштан соң колхозда атларга кытлык беткәч, Гайшә, ике ат җигеп, тегермән тарттырып та йөрде. Тегермән мөшкәсенә 70 килолы ике капчыкны култык асларына кыстырып кына ташый. Язгы якларда Бөгелмә элеваторыннан чәчүгә симәнә алып кайта.
Шулай бермәлне Бөгелмәдән ике олау белән элеватордан симәнәлек орлыкны төяде дә кайтырга чыкты. Юл ерак, җитмәсә элеваторда да тоткарланырга туры килде, көннең кыска вакыты. Ул юлга чыкканда кояш инде зәүвәлне узып киткән иде. Иң мөһиме: якты күздә урманны чыгарга кирәк. Урманда төрмәдән качкан беглыйлар да йөри дип сөйлиләр. Гайшә нидер сизенгән кебек атларны тизләтергә уйлады. Алдагы атны бераз каулый төште, арттагысы аңардан калмаска тырышып юырта башлады. Шулчак урманнан чыгып, кар ерып аңа таба килүче өч ир-атны күрде. Ирләрнең нияте изге түгеллеге аңлашылып тора, болар халык телендә йөргән беглыйлар булса кирәк. Ул алдагы атны тагы да ныграк, капчыклар өстенә менеп басып, чыбыркысын баш очында әйләндереп шартлата-шартлата, каулый башлады. Атларның икесе дә яхшы ук чаба башлады. Теге өч ир шактый якынлашып килә. Гайшә алдагы чанадан сикереп төште дә, арттагы ат чанасындагы капчыклар өстенә менеп басып, атны куалый башлады. Арттагы ат тизлеген тагын да арттыра төште, алдагысы тегене җиткермәскә дип чаба, атларда узышу дәрте уянды булса кирәк. Әгәр дә ул күңеле сизенеп, атларны теге ирләрне күргәнче үк тизләтә башламаган булса, алар, атларның алдына чыгып тезгеннәреннән тотып кына туктата иде. Ә хәзер алар, кар ерып, юлга атлар шактый узып киткәч кенә чыкты, әмма ирләр яхшы ук чаба, йөк төялгән атларны куып җитеп килә. Менә ирләрнең берсенә арткы ат чанасына килеп җитәргә метр ярым-ике метр гына калды, икенче ир беренчесеннән ике-өч метр гына калып йөгерә, ә өченчесе шактый арттарак чаба. Берсе атларга әмер биреп:
- Тпру! Тпру,- дип кычкыра.
Икенчесе: "Стой гад".... һәм 3-4 катлы итеп сүгенеп җибәрде.
Шулвакыт Гайшә тәвәккәлләп, чыбыркысын һавада бер-ике әйләндереп алды да, алдан килгәненең битенә чыбыркысын шартлатты. Теге ир битен кулы белән каплап, бармак арасыннан кан саркып чыгып, туктап калды. Икенчесе, ачу белән омтылыш ясап, тизлеген арттырды да, чананың үрәчәсенә тотынырга дип кулын сузып иелде. Гайшә, форсаттан файдаланып, чыбыркысын уйнатып җан ачуы белән тегенең муен тамырына сызды, ир акырып сыгылып төште дә, юлда хәрәкәтсез ятып калды. Арттанрак йөгергән ир иптәшләренең егылып калганнарын күргәч, тукталды.
Инде шул тизлек белән 2-3 чакрым киткәч, атларны салмак адымга күчерергә кирәк. Әмма атлар инде хәтта үзләренең хуҗабикәсе - Гайшәнең дә "тпру"ын ишетүдән узган иде. Тагын бер-ике чакрым шулай барсалар, янып чыгачаклар. Гайшә озак уйлап тормый, өстендәге тунны салып капчыклар өстенә ыргыта да, чанадан сикереп төшеп, алгы атның чанасына менеп, дилбегәне кулына эләктерә...
...Ул бишектә яткан улы Равилга карап: "Сине кемнәр имезеп үстерер икән минем йөрәк парәм", дип сөйләнә-сөйләнә аны күкрәгенә кысып сөйде, сабый уянып, күзләрен тутырып әнисенә карап тора башлады, авызын әллә ниләр эшләтеп нәрсәдер әйткән кебек "эг-ге" ди. Әнисе аны имезде дә, кире бишеккә салды. Иртәнге ашны ире Хамаҗан белән бергә утырып ашадылар да, колхоз эшенә киттеләр.
Төшке аш вакытында Гайшә бертуган апасы Һәҗәр янына керде. Апасы аның ниндидер сәер икәнен күреп, сорап куйды:
- Нәрсә булды сиңа, кәефең дә юк, күзләрең дә кызарган? Бер-бер хәл бармы әллә?
Әйләндереп-тулгандырып сөйләргә өйрәнмәгән Гайшә апасын кочаклады да:
- Апай, минем гомерем озак калмаган, тиздән үләчәкмен, инәй миннән соң калып озак яшәячәк әле, - дип бераз еламсырак тавыш чыгарды.
Сеңелесенең бу сүзләре апасының ачуын чыгарды:
- Оят түгелме сиңа, шушы гәүдәң белән гомереңдә дә бер тапкыр чирләп караганың юк, монда мине куркытып, үләм дип торасың?
- Апай, ачулансаң да, ачуланмасаң да бу шулай, мин төш күрдем, - дип төшен сөйләп бирде.
- Кара әле, Гайшә сеңелем, төш күрдем дип кенә төшенкелеккә бирелергә ярамый, бәлки саташу гына булгандыр, синең бит әле өч балаңны үстереп аякка бастырасың бар, - дип апасы бу юлы мөмкин кадәр йомшаграк сүзләр табарга тырышты. Чөнки апасы да иртәнге якта күргән төшнең рас килгәнен белә.
Көннәрне төннәр, төннәрне көннәр алыштырып, төш күргәннән соң бер ай вакыт узып та китте. Көндәгечә Гайшә дворга төшеп атын җикте, двор йортына кереп кая барырга икәнен белешеп чыкты да, эшкә китте. Төшкә чаклы үзенә бирелгәнне эшләп, өенә ашарга һәм баласын имезергә кайтты. Төштән соң ишек алдына чыгып, атның аркалыгын күтәрде дә, эшкә китәргә җыенып арбасына менеп утырды, атны әйдәләп: "Әйдә малкай", дип дилбегәсен тарткан иде, ат нидәндер куркып, аңа таба сикереп, кушаяклап башына типте.
Шулай итеп, 36 яшьлек, җир селкетеп эшләп, дөнья куып, балалар үстереп, ирне сугыштан күз карасы кебек көтеп алып, хөрмәт итеп яшәгән хатын үлем түшәгенә ятты. Башының авыртуына чыдый алмыйча, вакыт-вакыт кычкырып җибәрә. Инде хәзер үләсенә шик калмады. Ул ирен чакырып китереп янына утыртты:
- Хамаҗан, бүлдермичә генә мине тыңла. Хәлем начар, тиздән китәрмен. Балаларны үзең генә карый алмыйсың. Имчәк баланы - бишектәге Равилне карарга хатын-кыз кирәк. Мине җирләгәч, озакка сузма, өйлән, әмма балаларны карап үстерердәй хатынга өйләнә күр!
- Мин синсез яши алмам, Гайшә, юк, син тереләсең әле, Гайшәм, - дип, ире күз яшьләре белән ихлас күңелдән иелеп хатынын кочаклады, аның күз яшьләре Гайшәнең бите буйлап тәгәрәп төште.
Бераз хәл алганнан соң, иренең йөзенә карады да:
- Хамаҗан, әйдә, юк белән үз-үзеңне алдама, язмышның күзенә туры карарга кирәк. Ул башы авыртудан кычкырып җибәрмәскә тырышып, ыңгырашып куйды да, сүзен дәвам итеп, - бу баш авыртудан бермәлне дару да уйлап табарлар, мин генә булмам, - диде.
Ике атна әҗәл белән көрәшеп ятканнан соң, Гайшә мәңгелек дөньяга күчте.

Теги: хикђя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: