Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Безнең төбәк нефтьчеләре

«Заман сулышы» газетында (24 июль, 2013, №56) Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең «Шөгер тарихта тирән эз калдырган төбәк» дигән мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алдым. Мин Иске Шөгер авылында ярлы гаиләдә туып-үстем. Шөгер мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлап, 12 яшьне тутыргач та, колхозга эшкә чыктым. Сугыш еллары булганга, укып, белемле булу бәхете...

«Заман сулышы» газетында (24 июль, 2013, №56) Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең «Шөгер тарихта тирән эз калдырган төбәк» дигән мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алдым.
Мин Иске Шөгер авылында ярлы гаиләдә туып-үстем. Шөгер мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлап, 12 яшьне тутыргач та, колхозга эшкә чыктым. Сугыш еллары булганга, укып, белемле булу бәхете безгә тәтемәде. Шулай да, гомуми эш стажым - 45 ел, шуның 37 елы - нефть промышленностенда.
Иске Шөгер авылының күренекле кешеләре турында күп яздылар. Әмма шулай да, кайберләре турында минем дә язып үтәсем килә. Шуларның берсе - Ислам Нәгыйм улы Нәгыймов.
Ул 1931 елда туган. Совет армиясендә хезмәт итеп кайткач, 1955 елда Лениногорск шәһәрендәге УПНП и КРС идарәсенә (хәзерге «Лениногорск-РемСервис») бораулаучы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Анда 38 ел эшли. Вахтада бергә эшләүчеләр өчен җавап тоткан. Хәвеф-хәтәрсез эшләп, үз эшенең чын остасы булганга, тиздән бораулаучыга кадәр күтәрелгән һәм һәрвакыт алдынгылар рәтендә барган.
Ислам Нәгыймов - РСФСРның атказанган нефтьчесе, хезмәт ветераны. Күкрәгендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм башка бик күп санлы бүләкләре бар.
Равил Галим улы Шәяхмәтов 1944 елда туган. Армия сафларыннан кайтканнан соң, 1967 елда «Лениногорск тампонаж эшләре идарәсенә» эшкә урнаша һәм 32 ел цемент агрегатында моторист-водитель булып эшли. Ул вакытта эшчеләр өч смена хезмәт иткән. Тәүлек буе эшләп, "кара алтын" чыгаруда үз көчләрен кызганмаганнар.
Равил Шәяхмәтовның СССРның II, III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены һәм башка бүләкләре бар.
Сугыш елларында колхоз кырында эшләгән әби-бабайларга, кыз балаларга да җиңел булмагандыр. Аларның күкрәкләрен дә бүген орден-медальләр бизи. Һәрберсе - лаеклы бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьчелђр

2
X