Заман сулышы

Дельфин баласы да елый

Соңгы елларда көнкүрештә дини тәгълимат үзенең уңай тәэсирен нык сиздерә башлады. Халык тыйнакланды. Эчеп сүгенеп йөрүчеләр, өлкәннәр алдында тәмәке пыскыту, хатын-кызларның ярымшәрә йөрүе бик сирәк күренә. Бигрәк тә авыл җирендә. Тау-ташлар арасында урнашкан Сарабиккол бертоташ зиннәтле келәм өстендә утыра диярсең. Яшел хәтфә чирәмлектә шаулап үсеп утырган тирәкләрдән торган парк, күз...

Соңгы елларда көнкүрештә дини тәгълимат үзенең уңай тәэсирен нык сиздерә башлады. Халык тыйнакланды. Эчеп сүгенеп йөрүчеләр, өлкәннәр алдында тәмәке пыскыту, хатын-кызларның ярымшәрә йөрүе бик сирәк күренә. Бигрәк тә авыл җирендә.
Тау-ташлар арасында урнашкан Сарабиккол бертоташ зиннәтле келәм өстендә утыра диярсең. Яшел хәтфә чирәмлектә шаулап үсеп утырган тирәкләрдән торган парк, күз явын алырлык чәчәк түтәлләре өстендә балкып утыручы мәктәп дисеңме. Мәктәп, балалар бакчасын әнә шундый әкияти сурәтләр, оранжереяләр белән бизәү хатын-кыз җитәкче булган урыннарга хас күренеш. Кибет, идарә, мәдәният йорты тирәләре гөлт итеп тора. Кайбер кибетләр янында чүп савытлары да куелган. Инеш, елгалар да бик чистарып бара дип әйтәсе килә дә бит менә... Бу өлкәдә без артта шул әле. Шәхсән үзем һәркөн иртән өй турындагы урам ягыннан, бездән уң якта 22 адым ераклыкта челтерәп аккан чишмәне күзәтеп чыгам. Анда ташланган пластмасс шешәләрне, полиэтилен пакетларны чүпләп җыеп керәм дә, бераз киптереп, бакчаның бер почмагында урнаштырылган тимер мичкәдә яндырам. Өйдәге чүп-чар да шунда китә.
Инеш-елгаларга әлеге пакет-шешәләрне күпчелек машиналы узгынчылар күпердән томырып китә. Икесен туктатып әрләдем дә әле. Берсендә рульдә хатын-кыз иде. Зур пакетны ташлаганда ачы итеп әрнеп кычкырдым: "Сеңелем, ул сирень төсендәге дәү капчыгыгызны нәни каз бәбкәләренәме, бичара балыкларгамы, әллә гомер көзендәге олы апагызны хурлап ыргытасызмы?" дидем. "Понимаешь, какая важность: суга ыргытам, суга. Шәһәр түгел лә бу, апа, хафаланмагыз", дип шарт-шорт басып, машинасына ыргылды. Ике-өч метр киттеме икән, машинасы туктап калды. "Әнә, теге пәринең каргышы төште, ахры", дип мине сүккәне ишетелде. Безгә кунакка кайткан туганыбыз (механик) бар иде. Ул һәм барча өйдәгеләр чыгып озатып җибәрдек. "Апа, моннан соң, гомеремдә дә мондый әйберләрне инеш-елгаларга ташламам", дип вәгъдә биргәч, хәерле юл теләп калдык. Икенче узгынчы машинадан ир-ат чыкты. Ул да шулай зур полиэтилен төргәкне ыргытырга җыенганда мин өлгеррәк булып чыктым. «Ыргытмагыз, өйгә алып кайтып яндырыгыз», дип үземнең теге мичкә турында сөйләдем. Төргәген багажнигына илтеп куйды да: "Дөрес, апа, мин дә шулай итәчәкмен. Өйдә чүп-чар күп җыела. Мичкәләр һәр йортта да бар бит. Әтиләр хәзер терлек асрамый: фураж кыйммәт. Итне аларга шәһәрдән алып кайтабыз. Бу мичкә турында күршеләргә дә сөйләрмен әле", диде. Тормыш юлында алга килеп баскан кыен мәсьәләне ир-ат халкы акыл белән, зиһен белән, ә хатын-кыз хис, эмоция белән хәл итә шул. Әллә шуңамы Дәүләт Думасын күпчелек ир-ат тәшкил итәдер, дигән уй йөгереп үтте башымнан.
Мин инеш-елга-диңгез тереклекләре турындагы китаплар укырга яратам. Мәсәлән В.Сабунаевның "Кызыклы ихтиология", А.Мурановның "Җир-әнкәнең зәңгәр күзләре" һәм башкалар. Шул пакет, капчыклар йотып, яисә йотарга тырышып, йота да, авызыннан чыгара да алмый интеккән дельфин баласын телевизордан күзәттем. Ярдәм итәргә теләгән әнисен дә, баласын да (бер урында озак мәшәкатьләнгәнгә күрә, бугай) үткен тешле өлгер акулалар өзгәләп ташлады. Әнә шундый үзәк өзгеч хәлләр булмасын, дельфин баласының йөрәк әрнеткеч тавышын ишетмәс өчен барыбыз да үзебезне җаваплырак тойсак иде.
Безнең өй янындагы кечкенә күпердән Шушма елгасына 200-250 метр чамасы ара бар. Аягыма озын кунычлы резин итекләр киеп, аны иңләп чыгам. Шул арада биш машина-трактор көпчәге, бер телевизор, иксез-чиксез пластик шешә, пакетларны алып ярга ыргытам, кайберләрен киптереп яндырам. Ә пыяла шешәләр төпкә утырып кала. Кая илтәсең аны, кибетләр җыймый. 1985 елның язында туган ягым Үтәмештән кайтканда юл буйларыннан бер арба шешә җыйдым. Эчкечелек чәчәк аткан чорлар. Барын юып, чистартып азык-төлек кибетенә тапшырып, бер капчык шикәр комы алган идек.
Шәхси йомышым белән кергәндә борып чыгармаган түрәләрнең дә әлеге көпчәкләргә исләре китмәде. Агу таратып, алар шунда ята бирә.
Өй янында инеш аша гына яшел парк (бер мәкаләмдә аны мактап язган идем). Кече күпердән олы күпергә чаклы сукмак сузыла. Мин шуннан йөрим. Паркның чүпләрен чабып, тырмалап (авыл советы хезмәткәрләре) чистартып кына китәләр, иртән сукмакта, юл кырыйларында тәмәке каплары, пакетлар, шешәләр өелеп калган була. Ашагач-эчкәч табынны җыю - гадәти хәл бит. Безне ашатучы-эчертүче, назлаучы, гафу итүче мәрхәмәтле Җир -ананы мәсхәрә итмисе иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: