Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Комбайнчы – Илгиз Миндияров

"Лениногорская" агрофирмасы"нда эшләүче Илгиз абый Миндияров стажлы комбайнчы буларак, узган елларда алдынгылыкны бирмәгән. Быел да шуңа охшап тора. Ул без барган көнне Зәй-Каратай кырында борчак суктыруда эшли иде. Белгәнебезчә, "Лениногорская" агрофирмасы" канаты астында сигез хуҗалык, чәчелгән мәйданнары да зур. Шулай булса да, урак өсте югары темплар белән бара. Эшләре дә...

"Лениногорская" агрофирмасы"нда эшләүче Илгиз абый Миндияров стажлы комбайнчы буларак, узган елларда алдынгылыкны бирмәгән. Быел да шуңа охшап тора.
Ул без барган көнне Зәй-Каратай кырында борчак суктыруда эшли иде. Белгәнебезчә, "Лениногорская" агрофирмасы" канаты астында сигез хуҗалык, чәчелгән мәйданнары да зур. Шулай булса да, урак өсте югары темплар белән бара. Эшләре дә оешкан төстә: кырлар 17 комбайн гөрелтесенә күмелгән, шунда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан янгын сүндерү машинасы, бөртекләрне ташырга "КамАЗ"лар тора, өере белән тузан күтәрелә. "Мондыйда эшләргә Алла ярдәм бирсен", дия-дия комбайнчылар янына киләм.
Илгиз Миндияров "Тукано" комбайнында алтынчы ел эшли. "Кыр корабы"да шул яшьтә. Механизатор аңа яңа килеш утырган. Вак-төяк ватылуны исәпләмәгәндә, Илгиз абый "эш аты"ннан канәгать. Ул үзе Урдалы авылыннан. Тик бүлекчәләр күп булганлыктан, төрле җирдә эшләргә туры килә аңа. Игенченең эш көне иртәнге сәгать 5тә башлана.
- Алтынчы яртыда өйдән чыгып китәм. Урдалыдан монда килергә кирәк бит әле. Аннары эшкә керешкәнче комбайнны да карап аласы бар, - ди эш көне белән таныштырып.
- Кайтуы да соңдыр, - дим.
- Кичә төнге 1дә кайттым, - ди.
Әйе, игенчеләрнең тырыш хезмәтенә сокланырлык. Агрофирманың Зәй-Каратай бүлекчәсендә борчак 1 мең 200 гектарда чәчелгән. Бүлекчәнең җитәкчесе Равил Кәримов әйтүенчә, әлеге эшли торган кырдан борчак уңышы гектарыннан 28 центнер чыга икән. "Шулай ук уҗым бодае да яхшы чыкты", ди ул. Ул 570 гектар мәйданда игелгән.
Язмам герое - өч бала әтисе, ике оныкка бабай булган Илгиз Миндияровка киләчәктә дә уңышлар телисе килә. Әлегә ул 12 август мәгълүматы буенча 882 тонна ашлык суктырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайнер