Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Дуңгыз чумасы тынычлыкта калдырмый

Агымдагы елда Россия Федерациясенең ундүрт субъектында Африка чумасының 105 очрагы теркәлде, шуларның 58е - йорт дуңгызларында, 45е - кыргый кабан дуңгызларында. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсеннән Африка чумасы (АЧС) буенча хәлнең катлаулы булуы турында мәгълүмат иреште. Июль аенда АЧС вирусы Мәскәү, Смоленск, Тверь, Тула өлкәләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы дуңгызларда һәм кыргый...

Агымдагы елда Россия Федерациясенең ундүрт субъектында Африка чумасының 105 очрагы теркәлде, шуларның 58е - йорт дуңгызларында, 45е - кыргый кабан дуңгызларында.
Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсеннән Африка чумасы (АЧС) буенча хәлнең катлаулы булуы турында мәгълүмат иреште.
Июль аенда АЧС вирусы Мәскәү, Смоленск, Тверь, Тула өлкәләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы дуңгызларда һәм кыргый кабан дуңгызларында ачыкланган.
Соңгы АЧС очрагы 26 июльдә Волгоград өлкәсендә шәхси ярдәмче хуҗалыкта теркәлгән.
Шуңа күрә барлык дуңгызчылык хуҗалыклары, аларның эре яисә вак булуына карамастан, ябык режимда эшләргә тиеш.
Республикага инфекцияне кертмәс өчен барлык зоогигиеник нормаларны сакларга, дуңгызларга азык бирер алдыннан термик эшкәртергә киңәш ителә. Хәтта азык калдыкларын да термик эшкәртү аша уздырырга, ди белгечләр. Чучкаларны башка хайваннар янына китермәү хәерлерәк. Аларның торган җирләренә дезинфекция һәм дезинсекция даими рәвештә ясала.
Ит сатып алучыларны Россельхознадзор аерым кисәтә:
- санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан чучка итен сатып алмаска, ветеринария тарафыннан бирелгән документның барлыгын-юклыгын тикшерергә.
Әгәр дуңгыз алырга теләсәгез, аны элек ветеринария хезмәте органнарында, авыл җирлекләрендә рәсмиләштерергә һәм көтүлеккә кертер алдыннан карантинда тотарга кирәк.
Дуңгызларда авыру билгеләре (аппетит югалу, гел ятып тору, борын һәм күзләрдә лайлалы эрен) барлыкка килү белән хуҗа яки җитәкче кеше ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш. Хайван кисәк кенә үлеп китсә дә, әлеге орган вәкилләре бу хакта хәбәрдар булып торсын. Шул очракта гына Африка чумасының чыганагын белеп, аңа таралырга юл куймаска мөмкин.
Әлеге авыру белән бәйле сорауларны хәл итәр өчен Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенә (843) 277-69-57 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шулай ук беренче ярдәм кирәккәндә, Лениногорск Дәүләт ветеринария берләшмәсенә 2-70-04 телефоны буенча хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чума

2
X