Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида этләр күргәзмәсе үтте

Үткән шимбәдә "Яшьлек" стадионында "Кара алтын - 2013" Бөтенроссия этләр күргәзмәсе үтте. Аны шәһәрдәге эт асраучылык хезмәте клубы оештырган. Ул көн, чын мәгънәсендә, этләр көне иде. Чөнки иртәнге 10да башланган чара кич белән генә тәмамланды. Биредә нинди токымдагы этләрне генә очратмыйсың. Алар, төрле хәрәкәт-күнегүләр ясап, тамашачыларга сәләтләрен күрсәтте. Бу көнне...

Үткән шимбәдә "Яшьлек" стадионында "Кара алтын - 2013" Бөтенроссия этләр күргәзмәсе үтте.
Аны шәһәрдәге эт асраучылык хезмәте клубы оештырган. Ул көн, чын мәгънәсендә, этләр көне иде. Чөнки иртәнге 10да башланган чара кич белән генә тәмамланды.
Биредә нинди токымдагы этләрне генә очратмыйсың. Алар, төрле хәрәкәт-күнегүләр ясап, тамашачыларга сәләтләрен күрсәтте. Бу көнне күргәзмәдә 150дән артык эт катнашкан. Килгән халык Эчке эшләр бүлегенең Татарстан буенча кинолог хезмәтенең зональ үзәге күрсәтмә чыгышларын аеруча яратып, дүрт аяклы дусларның җинаятьчене тотарга ярдәм итүенә сокланып карады.
Үзендә эт булдырырга теләүчеләргә сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган. 10 меңгә, 45 меңгә дә сатылучы яхшы нәселле маэмайларны очратырга була иде. Ахырдан катнашучылар арасында иң-иңнәрен билгеләп, призлар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выставка собак