Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Трамплинчылар уңышы

5-7 август көннәрендә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча "Турне 3-х городов" дип аталган Бөтенроссия ярышы узды. Анда Уфа, Мәскәү, Магадан, Мурманск шәһәреннән килгән 1998 елгы һәм аннан да яшьрәк егет-кызлар көч сынашты. 80 спортчы арасында яшь лениногорскилылар да уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулады. 1998-1999 елгы яшүсмерләрдән Максим Сергеев (8...

5-7 август көннәрендә Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча "Турне 3-х городов" дип аталган Бөтенроссия ярышы узды.
Анда Уфа, Мәскәү, Магадан, Мурманск шәһәреннән килгән 1998 елгы һәм аннан да яшьрәк егет-кызлар көч сынашты. 80 спортчы арасында яшь лениногорскилылар да уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулады.
1998-1999 елгы яшүсмерләрдән Максим Сергеев (8 нче мәктәп) көмеш медаль, Стас Носов (6 нчы мәктәп) бронза иясе булды. Елена Тетюева (6 нчы мәктәп) кызлар арасында көмеш медаль алды. Нияз Галиев һәм Александр Логинов (икесе дә 8 нче мәктәптән) көмеш һәм бронзаны 2000-2001 елгы малайлар арасында сикереп яулады. 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләрдән Данил Садриевка (8 нче мәктәп) беркем дә тиңләшә алмады, ул - җиңүче - алтын медаль иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Трамплин