Заман сулышы

15 июль 2016 яңалыклары

  • 15 июль 2016 - 18:41
    Татарстанда машина шартлаган (ФОТО)
    Гадәттән тыш хәл бүген көндезге сәгать 3ләр тирәсендә булган. Буада Вахитов урамындагы бер кибет яныннан ерак түгел урында "Ниссан" автомобиле шартлаган. Беренче фаразлар буенча, машинада газ баллоннары булган. Шуларның берсе шартлаган, дигән фараз бар. Районның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтеннән җиткерүләренчә, машина хуҗасы - 1961 елгы ир-атны хастаханәгә, хирургия бүлегенә салганнар....
    403
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 17:57
    "Бәкер" шифаханәсе мини-зоопаркында кыр кәҗәсе барлыкка килгән
    Бу турыда шифаханәнең рәсми төркемендә язалар. Әлеге кыр кәҗәсен (косуля) урманнан табып алганнар, ул әнисеннән адашып калган булырга тиеш, диләр. Хәзер Лиля кушаматлы кыр кәҗәсе шифаханә зоопаркында яшиячәк икән.
    448
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 17:46
    “Җәйге” шарлотка рецепты
    Кирәк булачак: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 күкәй, 2 уртача күләмле алма (шарлоткага әчкелтем алма кирәк) яки җиләк-җимеш, 1 бал кашыгы разрыхлитель яисә аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода. Бер савытка 3 күкәйне сытабыз, өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бик яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан...
    507
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 17:18
    Лениногорск районында ике машина бәрелешкән
    Бүген төштән соң Әлмәт-Лениногорск трассасында Чыршылы поселогы белән Лениногорск арасында ике машина бәрелеште, дип хәбәр итә МЧС министрлыгы сайты.
    329
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 12:18
    Лениногорскида яшәүче Хәмидә әбигә 100 яшь тулды
    Хәмидә әби Хәсәншина гомере буе Керкәле авылында яшәгән, соңгы елларда гына кызы белән шәһәргә күчкәннәр. Юбилее уңаеннан оныгы зур итеп бәлеш пешергән. Хәмидә әбине шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова өенә килеп котлады, бүләкләр һәм Президент Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатларын тапшырды.
    398
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 11:39
    Шәһәр күлен яңарту тулы куәткә бара (фотолар)
    Шәһәрдәге түбән сулык территориясе тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк. Монда эш туктамый, трактор, зур йөк машиналары тавышы тынмый, сулыкның мондый зур реконструкцияне "күргәне" булмагандыр. Ул халык өчен ял итү һәм пляж зонасы булып калачак. Реконструкция проектын төзегәндә дә халык фикеренә колак салдылар. Проектка карасаң, төрле яшьтәгеләр үзләре өчен файдалысын табачак биредә....
    443
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 10:42
    Бәхетсез язмыш очрагы (булган хәл)
    Аның белән урман паркы янында йөргәндә сөйләшеп киттек. Сүзне ул - Азиз бабай башлады. Этләрне яратуын, нәкъ менә алар шушы яшенә кадәр яшәү мөмкинлеге биргәнен әйтте. Ул Урта Азиянең Карши шәһәрендә туган, шуңа да Газиздән Азизгә әйләнеп гомер иткән. Гаиләләре белән НЭП вакытында, барлык мөлкәтләрен калдырып, Урта Азиягә китеп, Үзбәкстанның...
    441
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 09:28
    Казан журналисты Франциядә теракт шаһиты булган
    Казан журналисты Елена Мельник Ниццада Бастилияне алу көнен бәйрәм итү вакытында, төнге теракт нәтиҗәсендә, зыян күрмәгән. Бу хакта ММЧ вәкиле Facebook социаль челтәрендә язган. Искәртеп үтик, Ниццада Бастилияне алу көне бәйрәмендә йөк машинасы кешеләр өстенә менгән. Машина кешеләр төркемен 2 км эттереп барган, дип хәбәр иттеләр прокуратурага сылтама белән. РИА...
    430
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 08:32
    Кавын һәм карбызны ничек сайларга
    Кавын Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә. Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән. Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш. Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә. "Колхозница" - зур булмаган түгәрәк кавын. Бу төре юлда килгәндә дә өлгереп җитә. Эче сары, баллы, кайчагында...
    492
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 08:00
    Зәй-Каратай мәктәбен 50 ел элек тәмамлаучылар очрашты (фотолар)
    12 июльдә булды ул очрашу. "Мөслимәләр оешмасы" җитәкчесе Рәисә Якупова, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәфис Ихсанов һәм Галимә һәм Атлас Йосыповлар шушы дата уңаеннан төрле якларга сибелгән сабакташларын бергә җыярга сөйләшәләр. Бу көнне мәктәп ишегалды шау-гөр килеп торды. Алар кайлардан гына кайтмаган: Себер, Урта...
    569
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 06:19
    Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь
    Җыелмаган җиләкләрне җыям, Июлнең дә инде яртысы. Шушы мәлдә менә өзү кирәк Җиләкләрнең иң-иң татлысын. Саклык белән аерам тәркәченнән Кабатланмас үзгә тәме бар. Сусыл җиләк менә әйтерсең лә Үбелмичә калган иреннәр... Җиләкчеләр сугылмаган монда, Кызлар кулы монда тимәгән. Бу җәйдә дә оныттылар диеп, Тәлгәшләрен юкка имәгән. Ә байтагы сагышларга түзми,...
    0
    0
    0
  • 15 июль 2016 - 05:31
    Лениногорск районында комбайннар парады үтте (ФОТОЛАР)
    Ел саен уракка төшәр алдыннан комбайннарның әзерлеге тикшерелә - комбайннар парады уза. Быел да гадәттәгечә берничә урында узды. Түбән Чыршылы авылы территориясендә башланып китте. Бирегә "Спартак агрофирмасы", "Маркс", "Ленин" хуҗалыклары үзләренең комбайннарын алып килгән иде. Брезент келәмгә бастырып "кыр кораблары"ның герметиклыгы тикшерелде, ягъни бөртекләр коелмыймы. Шунда Түбән Чыршылының артистлары менә...
    421
    0
    0
Реклама