21 май 2020 яңалыклары
-
Татарстанда малларны бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады, тиздән безнең районда да булачак
Бу көннәрдә Татарстанда мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.
-
Татарстанда салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә яңадан көтелә торган суыклар аркасында шторм кисәтүе игълан итте.
-
Сайлау комиссиясе хезмәткәрләре Конституция буенча тавыш бирү алдыннан укыдылар
Татарстан сайлау комиссияләренең барлык хезмәткәрләре дә Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү алдыннан мобиль кушымта ярдәмендә укулар узды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда Kazan Digital Week халыкара форумы узачак
21-24 сентябрьдә Татарстанда Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы узачак. Чараны республика Министрлар Кабинеты Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештыра.
-
Лениногорскида битлек-перчатка режимы үтәлешен тикшерүләр дәвам итә
Татарстанда 12 майдан республика халкы сәүдә объектларында, җәмәгать транспортында һәм таксида битлек (респираторлар) һәм перчатка киеп йөрергә тиеш.
-
Шашлык әзерләү ысуллары
Шашлык яратасызмы, дуслар? Нинди ысуллар белән әзерлисез?
-
Covid-19: Татарстанда тугызынчы үлем очрагы
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 71 очрагы ачыкланган.
-
Лениногорск муниципаль районында "Игътибар, балалар" чарасы узачак
Республика территориясендә, шул исәптән муниципаль районда “Игътибар, балалар!” профилактик чарасы узачак.
-
Тәрбиягә бала алган ата-аналарның пенсияләре артачак
Тәрбиягә бала алган пенсионер ата – аналар июль башыннан индексацияләнгән иминият пенсиясен алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Менделеевскида ике кыз пенсионер бабайны талаган
Менделеевскида ике кыз пенсионер бабайны талаган. Җинаять видеокүзәтү камерасына эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га җирле полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.
-
Бүген - Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне, шул уңайдан Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате
Татарстанда Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе көне 922 елның 21 мае дип исәпләнә. Урта Идел буенда ислам тугызынчы гасырның икенче яртысында ук тарала башлый, мондагы рухи җирлектә тамыр җәя. 922 елда Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге болгарлар аны, Багдад хәлифе әл-Моктадир илчелегенең турыдан-туры катнашы белән, дәүләт дине буларак кабул итә.