Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Сайлау комиссиясе хезмәткәрләре Конституция буенча тавыш бирү алдыннан укыдылар

Татарстан сайлау комиссияләренең барлык хезмәткәрләре дә Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү алдыннан мобиль кушымта ярдәмендә укулар узды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

«Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасы – уникаль белем бирү-мәгълүмати программалар белән тәэмин ителеш ул. Бу белем бирү технологиясе комиссия әгъзаларына хокукый белемнәр дәрәҗәсен 24/7 режимында сакларга һәм сайлау кампанияләрен югары профессиональ әзерлек дәрәҗәсендә үткәрергә ярдәм итәргә тиеш», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасында өйрәтү материаллары, видеороликлар, методик кулланмалар һәм белешмәлекләр бар. Сайлауларны оештыруда катнашкан һәр кеше үзенә уңайлы вакытта шөгыльләнә ала. Система кулланучының тест нәтиҗәләрен анализлый һәм анализ нәтиҗәләре буенча аның шәхси кабинетына белемнәрне ныгыту өчен материал җибәрә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/21-05-2020/saylau-komissiyase-hezm-tk-rl-re-konstitutsiya-buencha-tavysh-bir-aldynnan-yr-n-l-r-uzdy-5744363

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев