Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәрбиягә бала алган ата-аналарның пенсияләре артачак

Тәрбиягә бала алган пенсионер ата – аналар июль башыннан индексацияләнгән иминият пенсиясен алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Башлангыч бәяләүләр буенча, республикада тәрбиягә бала алган 300гә якын пенсионер ата – анага расланган үзгәрешләр нәтиҗәсендә түләүләр арттырылачак», – ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Индексацияләнгән иминият пенсиясенә балигъ булмаган балаларның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерлар исәп тота ала.

Пенсия фонды бүлекләре 15 июньгә кадәр пенсионер-опекуннарның исемлекләрен актуальләштерергә, ә 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмалары өчен кирәкле документлар әзерләргә тиеш. Бу индексацияләнгән пенсияләрне нинди дә булса гариза тапшырмыйча түләүне тәэмин итәчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/19-05-2020/t-rbiyag-bala-algan-ata-analarny-pensiyal-re-artachak-5743890

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев