Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Шашлык әзерләү ысуллары

Шашлык яратасызмы, дуслар? Нинди ысуллар белән әзерлисез?

“СУГАН БЕЛӘН ГЕНӘ МАРИНАДЛЫЙМ”
Илшат ЯППАРОВ, җырчы:
— Итне маринадлау ысуллары күп, ни генә салмыйлар! Ә мин суган гына кулланам. 3-4 суганны боҗралап турыйм да аны суы чыкканчы кул белән изәм. Кәстрүл төбенә шуның бер өлешен салам. Йомырка зурлыгындагы (яки бераз зуррак) кисәкләргә туралган ит җәям. Аннары суган салам, шулай ит һәм суган катламын аралаштырып барам. Итне 3-4 кг алам. Шул рәвешле ит суган белән бер тәүлек торырга тиеш. Шушы вакыт эчендә суганның согы иткә сеңә, шашлык бик тәмле, йомшак, сусыл була. Пешерергә 10-15 минут кала гына иткә тоз-борыч сибәм.
Мондый ысул белән төрле итне маринадларга була. Мин, гадәттә, сарыкныкын алам, күркә, тавык ите дә ярый.

 

“ШАШЛЫК МИЧТӘ ДӘ ТӘМЛЕ БУЛА”
Раилә АХУНОВА, Казан:
— Шашлыкны рәхәтләнеп духовкада әзерләп була. Тавыкның 1 кг йомшак итен юып, шакмаклап (уртача кисәкләргә) турыйбыз. Иткә тоз (1 чәй кашыгы чамасы), төелгән кара һәм әз генә кызыл борыч, паприка, кориандр салабыз, ярты лимон согын сыгабыз, 2 аш кашыгы соя соусы, 1 аш кашыгы аджика өстибез. Теләгән кеше суган да куша ала. Өч тырнак сарымсакны угычтан уып салабыз, барысын бергә яхшылап болгатабыз. Ит 2-3 сәгать чамасы шулай тора, аннары агач таякчыкларга (шпажка) тезәбез, яшелчәләр белән аралаштырырга да була (мин баллы борыч кулландым). Бәрәңге, ташкабак, баклажан белән дә тәмле. 200 градус кызулыктагы духовкада шашлыкны 40 минут чамасы пешерәбез (әйләндергәләп торырга кирәк, шулай әйбәтрәк пешә).

https://vk.com/irekmaydani

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев