Covid-19: Татарстанда тугызынчы үлем очрагы
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 71 очрагы ачыкланган.
Шулардан 24 кеше госпитализацияләнгән һәм 47 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча 18 дән - 30 яшькә кадәр - 12 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 24 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 5 очрак, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 21 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 6 очрак, 80 яшьтән – 90 яшькә кадәр - 3 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 45 очрак, Чаллыда 17, Апас, Питрәч һәм Арчада 2 шәр очрак, Балтач, Биектау һәм Түбән Кама районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 расланган тугызынчы кеше үлгән. Ул 1950 елыгы Яшел Үзән районы кешесе булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев