Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида битлек-перчатка режимы үтәлешен тикшерүләр дәвам итә

Татарстанда 12 майдан республика халкы сәүдә объектларында, җәмәгать транспортында һәм таксида битлек (респираторлар) һәм перчатка киеп йөрергә тиеш.

 

Клиентларга һәм сатып алучыларга, хезмәт күрсәтүче сатучыларга һәм эшчәнлекләре күп халыкка хезмәт күрсәтү белән бәйле затларга да шәхси саклану чараларын куллану мәҗбүри.

Әлеге таләпнең ничек үтәлүен Лениногорскида рейд вакытында тишерделәр. 13 май көнне полиция хезмәткәрләре шәхси эшмәкәргә карата административ беркетмә төзеде. Әлеге кеше үз кибетенә саклану чаралары кулланмаган сатып алучыларга хезмәт күрсәткән.

Шул рәвешле, әгәр дә сәүдә ноктасында сатып алучылар битлек һәм перчаткасыз була икән, алар да, вазыйфаи затлар да җавапка тартыла. Сүз уңаеннан, әлеге хокук бозу РФ административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе буенча кисәтү яки административ штраф салу каралган:  гражданнарга 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 10 меңнән алып 50 мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы кешеләргә 30 меңнән алып 50 меңгә кадәр;  юридик затларга 100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр күләмдә.

Шунысын ассызыклап узарга кирәк, полиция хезмәткәрләре штраф салмый, хокук бозу ачыкланган очракта, бу хакта судка җиткерә. Ә инде суд штраф салу яки кисәтү белән генә чикләнү турында карарны кабул итә.

Санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлүе һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында хокук сакчыларының рейды һәр көн саен уздырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев