Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген - Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне, шул уңайдан Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате

Татарстанда Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе көне 922 елның 21 мае дип исәпләнә. Урта Идел буенда ислам тугызынчы гасырның икенче яртысында ук тарала башлый, мондагы рухи җирлектә тамыр җәя. 922 елда Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге болгарлар аны, Багдад хәлифе әл-Моктадир илчелегенең турыдан-туры катнашы белән, дәүләт дине буларак кабул итә.

Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

Сезне республикабыз, татар халкы өчен зур әһәмиятле, истәлекле вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм.

Яңарыш кичергән Болгарның нәкъ үзәгендә гаҗәеп матур  Ак Мәчет төзелде, мөселман дин белеме бирү өлкәсендә күренекле уку йорты буларак көннән-көн таныла барган Болгар ислам академиясе ачылды. Болар тарихи гаделлекне торгызу, шуның белән бергә Хәнәфи мәзһәбе традицияләрендә киләчәк үсешебезнең, милләтара һәм динара татулыкның нигезен тагын да ныгыту юнәлешендә мөһим адым булды.

Эпидемия белән бәйле вазгыять яхшырганнан соң татарстанлылар, шулай ук күп кенә ватандашларыбыз Бөек Болгарның борынгы ташлары шаһит булган данлы үткәнебезгә тирән ихтирам белдереп, бабаларыбыз истәлеген тантаналы төстә яд итә алыр дип ышанам.
Һәрберебез бу бәйрәмне ихлас дога, изге эшләр белән каршы алсын!

Сезгә чын күңелдән тынычлык, муллык, бәхет телим. Аллаһ берәүне дә рәхмәтеннән ташламасын!
 

  Р.Н. Миңнеханов,  Татарстан Республикасы  Президенты      

                                                            

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев