Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Лениногорскида янгын аркасында кеше гомере өзелгән

Кичә 66 нчы янгын сүндерү бүлегенә, иртәнге сәгать тугызда, шәһәрнең Краснодонский тыкрыгындагы 6 нчы йортта ут чыгу турында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр фаҗига чыккан җиргә ашыгып килеп җитәләр.  Алар килгәндә дөрләп янган ут булмаса да, йортның тәрәзәләреннән ургылып кара, куе төтен чыга  торган була.

Янгын сүндерүчеләрне каршыларга чыккан күршеләр өй эчендә кеше барлыгын хәбәр итәләр, әмма ярдәм сорап кычкыручы булмый. Коткаручылар өйгә үтеп кергәч, ишеккә таба юнәлештә  идәндә аңсыз хәлдә  ятучы йорт хуҗасын күреп алалар. Аңа кичекмәстән сулыш алу маскасы кидереп урамга алып чыгалар һәм  ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыралар.

Йорт хуҗасы   үзәк район хастаханәсенә озатыла. Аның тәне 65-70 процентка якын пешкән һәм шулай ук сулыш алу юллары 2-3 дәрәҗәдәге  пешүдән  зыян күргән, ә үзе травматик шок алган була. Табиблар аның гомерен саклап калырга тырышсалар да, бу мөмкин булмый, төнге сәгать уникедә аның гомере өзелә.

Янгынның  чыгуның сәбәпләре әлегә төгәл ачыкланмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев