Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел бәрәңгене кайчан һәм нинди сортларын утырту яхшы?

Бәрәңгене кайчан һәм нинди сортларын утыртсак оттырмабыз? Белгечләрдән шул хакта сораштык.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров бәрәңге утыртырга ашыкмаска киңәш итә.

– Салкыннар булачак әле. Минем күзәтүләремчә, быел бәрәңгене 11–15 майда утырту яхшы. Минем үземнән дә быел күпләр: «25 апрельдә утыртсак булырмы икән?» – дип сорады. Тик яз ике атнага иртә килде дип, ашыгырга кирәкми. 25 апрельдә утыртсаң да, бүген утыртсаң да, 11 майда кереп урнашса да, бәрәңге барыбер 25 майда гына тишелеп чыгачак, чөнки җир салкын әле. Җирдә дым бетә, дип куркырга кирәкми, бәрәңгегә беренче чиратта җылы кирәк. Тишелгәнче аның үз дымы да җитә, – диде бакчачы. Аның әйтүенчә, 1962 елда яз нәкъ шулай иртә килгән булган.

– Безнең әти: «62 нче елда 1 майга чәчү бетте», – дип гел әйтә иде. Шуннан да иртәрәк килгәне юк әле. Тик табигать барыбер үз тәртибе белән бара. Мул уңыш алу өчен, бәрәңгене иртәрәк утыртуның бер мәгънәсе дә юк. Ә менә җирне өч ел саен алыштырып тору бик яхшы. Безнең үзебезнең алты участок бар. Шуңа күрә бәрәңге һәрвакыт уңа. «Луговская» сорты – иң ярмалы, тәмле бәрәңге. Моннан тыш, безнең як өчен «Рамона», «Розара», «Невский» сортлары яхшы.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева фикеренчә, туфракта 8 градус җылылык икән, бәрәңгене утыртырга вакыт җиткән дигән сүз.

– Гадәттә, безнең якларда аны майның 10–20ләре тирәсендә утырталар. Быел да шулай булыр, – ди ул.

– Уңышның нигезе – орлыкта. Гел бер туфракта үскән бәрәңгедә төрле авырулар туплана, нәтиҗәдә ул начар үсә башлый. Ләкин орлыклык бәрәңгене дә теләсә каян алырга ярамый. Бары орлык сату буенча махсуслашкан кибетләрдән генә алырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында да безнең яклар өчен яраклашкан җиде төрле сорт сатыла. Галимә, сортларны алмаштырырга уйлаганда, көздән аяк киенеп куярга куша. Бер бакчага берничә төрле бәрәңге утыртырга киңәш итә. Чөнки уңыш елның ничек килүенә бәйле.

– Хәзер сортлар бик күп. Бер үк җирдә үскән «Удача», «Невский» сортлары бик тиз зарарлана, авыруларга бирешә, – диде ул. – «Рокко» чыдамрак. Тәмгә уртача. Уңышы да әйбәт, коры черек авыруына да бирешми. Соңгы вакытта шәхси хуҗалыкларга әлеге сортны утыртырга киңәш итә башладык.   Зөһрә Садыйкова

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/110129/
© Ватаным Татарстан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев