Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дарулар җитештерә торган чит ил компанияләре Россиядән китми

Дарулар җитештерә торган чит ил компанияләре берсе дә Россиядән китү турында хәбәр итмәде. Санкцияләр даруларга кагылмый, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

Алай гына да түгел, әлеге оешмалар Сәламәтлек саклау министрлыгына рәсми рәвештә мөрәҗәгать юллаган һәм дарулар җитештерүне дәвам итәчәкләре хакында белдергән.

Билгеле булганча, Россия Хөкүмәте даруларны сатып алу буенча килешү төзү шартларын да күпкә гадиләштерде. Бу тормыш өчен мөһим булган дарулар җитәрлек күләмдә булсын өчен эшләнелгән гамәлләрнең берсе, ди урынбасар.

Медицина эшләнмәләренә килгәндә, әгәр дә җитештерүче яисә эшләнмәләрне тәкъдим итүче оешма эшен туктатырга ниятли икән, бу хакта 6 ай алдан кисәтергә тиеш була.

Дистрибьюторларга карата да таләпләр үзгәргән. “Әгәр дә дистрибьюторларда препаратлар бар икән, алар аны даруханәгә китерү срокларын үтәргә тиеш.

Дәвалану учреждениеләре өчен хәзергә 3,5 млрд сумлык дару исәпләнә. Моннан тыш, сәламәтләндерү учреждениеләренең үзләрендә 1 айдан 3 айга кадәр запаслар бар икән. Гомумән алганда, Татарстанның дәвалау учреждениеләре өчен 4,5 айлык запаслар бар, дип тынычландырды Фәридә Яркәева.

Ташламалы, ягъни дәүләт тарафыннан бушлай бирелә торган даруларга килсәк, бу юнәлештә дә күп программалар гамәлгә ашырыла. Мондый төр дарулар запасы 3 айдан 3 елга кадәр җитәрлек итеп тупланган.

“Хәзергә 2022 елның икенче яртыеллыгына дарулар сатып алу эше алып барыла”, - дип аңлатты Фәридә ханым.

http://agryz-rt.ru/news/slak/darular-iteshter-torgan-chit-il-kompaniyalre-rossiyadn-kitmi

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дарулар Дарулар җитештерә торган чит ил компанияләре Россиядән китми