Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Гафу итегез, зинһар, тик мин яшәргә теләмим»: депрессия нәрсә белән төгәлләнергә мөмкин?

Депрессия. Бу сүз хәзерге заман өчен ят сүз түгел. Бүгенге көндә рухи сәламәтлек турында сөйләү һәм аның турында кайгыртуның ояты юк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, узган ел Россиядә 8 миллион кешегә депрессия диагнозы куелган. Бу сан чынлыкта күбрәк тә, чөнки күпләр белгечкә мөрәҗәгать итми. Еш кына кеше үзенең халәтен арыганлыкка һәм стресска сылтап калдыра.

Нәрсә ул депрессия?

Депрессия –  ул начар кәеф кенә түгел, ә җитди психологик тайпылыш. Депрессия вакытында тотрыклы рәвештә кайгы-хәсрәткә чуму, күңел боеклыгы күзәтелә. Элегрәк ләззәт китергән нәрсәләр мондый чир вакытында рәхәтлек бирми башлый.

Кешеләр еш кына начар кәефне депрессия дип бәяли. Тик сәламәт кешенең кәефе объектив сәбәпләр аркасында начарлана, әйтик, эштәге уңышсызлар, якын кешең белән аңлаша алмау. Күпмедер вакыт узгач, мондый моңсулык чигенә һәм кеше гадәти тормышка әйләнеп кайта.

Ә начар кәеф кешедә дәвамлы булса, депрессия турында сөйләргә җирлек бар. Белгечләр мондый тайпылышның симптомы дип элек ләззәт биргән шөгыльләргә кызыксыну югалуны атый. Моннан тыш нык курку, хафалану, йокы белән проблемалар һәм үлем турында уйлар да депрессия билгеләре.

Марта (исеме үзгәртелде) да табибка шушындый симптомнар белән килгән.  Аның белән сөйләшүемә үкенеп тә куйдым, чөнки мин аны кичерешләрен кабат исенә төшерергә мәҗбүр иттем. Кыз үзенең элеккеге хәле турында сөйләгәндә ачынып елады.

Әмма Марта үзенең күз яшьләренә сөенеп бетә алмый. Үзе әйтүченә, аның өчен елый алуы да яхшы -хәзер тискәре хис-кичерешләр дә бүләк итеп кабул итә. Мартага 25 яшь. Ул нәфис гәүдәле һәм бик матур итеп елмая торган чибәр кыз. Ул кешеләр белән бик җиңел генә танышып китә һәм һәрвакыт күңелле компания табарга сәләтле.

Хәзер Марта Мәскәүдә яши һәм балалар мәктәпләрендә хореограф булып эшли. Бу кешенең эчендә кайчандыр биш ел дәвамында үз-үзе белән чын сугыш булуын аңлавы да кыен.

Депрессияне үзең танып буламы?

Психолог Алия Мөхетдинова беренчел диагностиканы мөстәкыйль рәвештә Бек яки Зан депрессиясе шкаласы ярдәмендә узарга мөмкин, дип ышандыра. Бу тестларның нигезенә клиник күзәтүләрнең нәтиҗәләре салынган, алар депрессиянең төп күренешләрен ачыкларга ярдәм иткән.

Тарихтан аңлашылганча, башта үз менталь сәламәтлегеңә карата игътибарлырак булырга кирәк. Бүген бу модада булганга түгел, чөнки депрессия гомернең күп елларын үз эченә алырга, шәхесне үтерергә мөмкин.Тик төшенкелек халәте һәрвакытта да депрессия түгел, шуңа күрә үз-үзеңә диагноз куйганда һәм бигрәк тә дәваланганда сак булырга кирәк.

Тестларның нәтиҗәсе нинди генә булмасын, аның нигезендә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Табиб дөрес диагноз куйсын һәм терапия программасын төзсен өчен, белгеч –  психиатрга яки психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Депрессиянең җиңел дәрәҗәсе булганда, хәлне психотерапевтик ысуллар белән генә төзәтергә мөмкин, әмма сүз авыр форма турында барганда, таблеткалардан башка булмый», –  дип сөйли Мөхетдинова.

Ә нәрсә була?..

Табиб сүзләренә караганда, әгәр кеше үзенең депрессив халәтенә битараф яки, элеккеге кебек яшәргә омтылып, авыруын яшерә икән, ул бик авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: профессиональ һәм гаилә планында шәхесне деградацияләү, алкоголь һәм наркотикларга һәвәслек барлыкка килү, суицидаль уйлар барлыкка килү һәм үз-үзләренә кул салу омтылышлары.

Кешегә депрессияне җиңәргә аның тормышында катаншып ярдәм итәргә була. Аның хисләренә битарафлык күрсәтмәгез. Аны аңлавыгызны һәм кешене ничек бар, шулай итеп кабул итүегезне күрсәтегез.

«Кешенең сезнең белән үз хис-тойгылары һәм уй-фикерләре белән уртаклашу теләген хуплавыгызны белдерегез. Абстракт фразлар урынына конкрет гамәлләр тәкъдим итегез. Мисалга, «Әгәр нәрсә дә булса кирәк булса, шалтырат», дип әйтегез. Иң яхшысы «Табибка җыенганда, миңа шалтырат, мин сине илтеп куям», – дип әйтегез, дип үз киңәшләрен бирде психолог.

https://intertat.tatar/news/gafu-itegez-zinhar-tik-min-yasarga-telamim-depressiya-narsa-belan-togallanerga-momkin-5852986

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депрессия