Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газ кертүче татарстанлылар 80 мең сумга кадәр субсидия ала алачак

Газ кертүче татарстанлылар йорт биләмәсе эчендә газ торбасы сузу һәм җиһазлар алу чыгымнарын каплар өчен 2022 елда 80 мең сумга кадәр субсидия ала алачак.

 

«Субсидия йорт биләмәсе эчендә газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу чыгымнары күләмендә биреләчәк. Бер мәртәбә бирелә торган түләүгә  2021 елның 21 апреленнән соң газ керткән кешеләр дәгъва итәргә хокуклы булачак», — диде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

80 мең сумга кадәр субсидия Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, гаилә әгъзасына 10 мең сумнан кимрәк кереме булган гаиләләргә, I һәм II группа инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә.

60 мең сумга кадәр субсидия гаилә кереме һәр кешегә 19 мең сумнан артмаган гаиләләргә бирелә.

Татарстан Министрлар Кабинетының газ үткәрү өчен субсидияләр турында карары проекты хәзерге вакытта ведомствоара килештерү уза.

«Бу яңалык 2,5 мең кешегә кагылыр дип, фаразлана», — диде Эльмира Зарипова.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/15-02-2022/gaz-kert-che-tatarstanlylar-80-me-sumga-kad-r-subsidiya-ala-alachak-5849449

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев