Гыйнварда илкүләм проект буенча ике меңнән артык өлкән татарстанлы диспансеризация узды
Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче ике меңнән артык өлкән яшьтәге кеше 2024 елның гыйнварында диспансеризация үтте.
Медицина тикшерүе Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырыла.
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация, һәм шулай ук социаль әһәмияткә ия инфекцияле булмаган аерым авыруларны ачыклый торган өстәмә скрининглар узар өчен район хастаханәләренә алып баралар.
Әлеге проект өлкән гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, актив озын гомер кичерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Диспансеризация үтеп тору сәламәтлек белән проблемаларны вакытында ачыкларга һәм дәвалана башларга булыша, дип искәрттеләр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев