Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казан һәм Геленджикны яңа даими авиарейс тоташтырачак

Казаннан 31 октябрьдә Геленджикка авиарейс ачыла. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак. Бу хакта «ЮВТ АЭРО» матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

 

«Рейслар даими рәвештә пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак», - диелә хәбәрдә.

Пәнҗешәмбе көнне Казаннан самолетлар 10.00 сәгатьтә очачак, Геленджик аэропортында 12.30 сәгатьтә төшеп утырачак. Кире очу 13.20 сәгатьтә. Татарстан башкаласына кайтып төшү 15.45 сәгатьтә булачак.

Шимбә көнне Казаннан очу 7.45 сәгатькә билгеләнгән, Геленджикка төшеп утыру - 10.15 сәгатьтә. Кире юнәлештә самолет 11.15 сәгатьтә очачак һәм Татарстан башкаласында 13.35 сәгатьтә төшәчәк.

Очышлар 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 Канада һава судноларында башкарылачак.

 

Фото: Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

http://saby-rt.ru/news/novosti/kazan-m-gelendzhikny-yaa-daimi-aviareys-totashtyrachak

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев