Хәзер СВОга фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм табиб-реаниматологлар аеруча кирәк. Бу хакта «Батыр» үзәгендә Казанның сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов сөйләде.
«Безнең Кораллы көчләрдә урта медицина составы һәм табиблар вазыйфалары бар. Өстенлек ир-атларга бирелә, әмма без тиешле белгечлек һәм квалификациягә ия булган һәр гражданны карыйбыз. Ир-атлар өчен яшь чиге 18дән 64 яшькә кадәр. Хатын-кызларны 18дән 45 яшькә кадәр карый алабыз. Хатын-кызларга килгәндә, алар буенча шулай ук килештерү процедурасы үткәрергә кирәк: балигъ булмаган балалар булу һәм гамәли эш тәҗрибәсе исәпкә алына», – дип сөйләде Андрей Козлов.
Табиблар өчен шулай ук белгечлек булу мәҗбүри, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен яшь рамкалары исә бертигез. Моннан тыш, аларның кандидатуралары Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Баш хәрби-медицина идарәсе белән килештерүне таләп итә.
Медиклар, махсуслаштырылган системалар гаскәрләре хәрбиләре кебек үк, махсус контракт буенча хезмәт итә. Аның буенча хезмәт срогы нибары бер ел, аны озайту яки эштән җибәрү мөмкинлеге белән, медикны башка частька һәм подразделениегә күчереп булмаячак, шулай ук ул ике айга кадәр мәҗбүри уку узарга тиеш булачак.
- Контракт буенча хезмәт итү турында күбрәк белер өчен heroes-tatarstan.ru сайтына керегез яки 117 номерына шалтыратыгыз.
татар-информ
Нет комментариев