Депутатлар бультерьерны куркыныч этләр исемлегенә кертүне сорап, Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать юлларга җыена.
Моңа әлеге токым этләренең кешеләргә, шул исәптән балаларга һөҗүм итү очраклары сәбәп булган.
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, хәзерге вакытта куркыныч этләр исемлегендә 12 токым һәм аларның кушылмалары бар.
Бультерьерны да әлеге исемлеккә кертү тәкъдиме хупланса, бу токым этләрен асраучыларга да законда куркыныч этләр өчен билгеләнгән таләпләрне үтәргә туры киләчәк.
Мөрәҗәгатьнең максаты — кешеләрнең, аеруча балаларның иминлеген тәэмин итү һәм этләрне асрауга карата таләпләрне көчәйтү.
фото: ясалма фәһем
Нет комментариев