Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Балалар йортында фотолаборатория барлыкка килде

Лениногорск Балалар йорты тәрбияләнүчеләренең яңа мавыгулары барлыкка килде. Хәзер биредә фотолаборатория эшли башлады.

Әлеге бүләк яңа ел алдыннан "Татнефть"нең генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин тарафыннан ясалды. Ул учреждениенең попечительләр советы әгъзасы да булып тора. Кыш дәвамында ремонт эшләре үткәрелде һәм менә беренче фото 3 апрельдә барлыкка килде. Фотода кызлар һәм малайларның шатлыклы йөзләре, алар "лайк«лар күрсәтеп төшкән. Хәзер алда — балаларның үзләрен профессиональ фотолар ясарга өйрәтү.

Бу юнәлештә дә эш башланды инде. Безнең газетның фотографы Сергей Трусов дөньяга объектив аша карарга өйрәтә. Аны мастер-класска чакыру идеясе — яшь нефтьчеләрнеке: электр белән эретеп ябыштыручы Артур Зиганшин һәм слесарь-ремонтчы Ришат Мөхетдиновтан булды. 

«Һәркем истәлекле мизгелләрне фотога төшерергә тырыша. Хәзер күбрәк смартфоннарга төшерәләр. Без Сергей белән смартфон ярдәмендә ничек итеп сыйфатлы фотолар ясап була икәне турында сөйләдек», — Ди Ришат.

Дәресләр өчен компания хезмәткәрләре «Татнефть» логотибы белән баннер ясатканнар, күнекмәләрне шушы фонда ясыйлар. Шулай ук фотога төшерү кызыклы булсын өчен, кызлар һәм малайлар үзләренең яраткан хайваннарын — куяннарны да монда катнаштыралар. 

Өйрәнүләр вакытында катнашучылар булачак фоторәсемнәре турында да сөйләделәр. Мәсәлән, Ксения дачада җәй көне кояш баюын һәм үләннәр җыю процессын фотога төшерәсе килә. Сүз уңаеннан, тиздән балаларның җәйге дачасында «Татнефть» чәй йорты төзиячәк. Әлбәттә, аннары Ксения матур фотолар ясый алачак. 

Егорның исә пантера белән фото ясыйсы килә.

«Әлегә игътибарлылыкны үстерегез. Социаль челтәрләрдә танылган фотографлар эшен, фильмнар карагыз, күргәзмәләргә бару җае булганда, анда да булыгыз һәм классик китаплар укыгыз. Вакыт үткәч, берәр предметны да сез инде кадр итеп күрәчәксез», — диде Сергей.

Соңыннан ул яңа җиһазның ничек эшләвен аңлатты, принтерның буяу күләмен күзәтеп торырга һәм фотоны яхшы сыйфатта ничек принтер аша чыгарырга икәнлеге турында сөйләде.

Әлегә кызлар һәм малайлар өчен мәктәптән тыш буш вакытта күңелле шөгыль булып торса, бәлки, киләчәктә һөнәри үсешкә бер адым булыр. 

Анастасия Петрова, автор фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев