Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида балалар спорт мәйданчыгы ачылды (ФОТОЛАР)

Шәһәрнең Гагарин урамы, 3нче йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы ачылды. Биредә ике төрле спорт корылмасы һәм нәниләр уйнар өчен яңа җиһазлар, качельләр урнаштырылган. Балалар "машина", "күпер", "кое" формасында ясалган уен җиһазларын үз иттеләр. Йорт ишегалдына чыккан сабый-балаларны "Мини-маус" белән "Кнопочка" рәхәтләндереп төрле уеннар уйнатты, яхшы кәеф бүләк итте. Әлеге мәйданчык уртак...

Шәһәрнең Гагарин урамы, 3нче йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы ачылды.


Биредә ике төрле спорт корылмасы һәм нәниләр уйнар өчен яңа җиһазлар, качельләр урнаштырылган. Балалар "машина", "күпер", "кое" формасында ясалган уен җиһазларын үз иттеләр. Йорт ишегалдына чыккан сабый-балаларны "Мини-маус" белән "Кнопочка" рәхәтләндереп төрле уеннар уйнатты, яхшы кәеф бүләк итте.

Әлеге мәйданчык уртак тырышлык нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шәһәр советы депутаты Равил Гобәйдуллин, 2нче ТОС һәм "Коммунальник" идарәче компанияләре бергә берләшеп, балалар өчен зур бүләк ясады.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев