Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Чернобыль АЭСында булган фаҗиганың 28 еллыгына багышланган митинг булды

Шимбә, 26 апрельдә радиация һәм катастрофалар фаҗигасен ликвидацияләүдә катнашучылар өчен куелган һәйкәл янында митинг үтте. Ул Чернобыль АЭСында булган фаҗиганың 28 еллыгына багышланган иде. Әлеге чарада Чернобыль АЭСында булган фаҗигане ликвидацияләүдә катнашучылар, аларның туганнары, иҗтимагый оешма һәм предприятие җитәкчеләре, администрациядән вәкилләр катнашты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов: - Ул чакта сез...

Шимбә, 26 апрельдә радиация һәм катастрофалар фаҗигасен ликвидацияләүдә катнашучылар өчен куелган һәйкәл янында митинг үтте. Ул Чернобыль АЭСында булган фаҗиганың 28 еллыгына багышланган иде. Әлеге чарада Чернобыль АЭСында булган фаҗигане ликвидацияләүдә катнашучылар, аларның туганнары, иҗтимагый оешма һәм предприятие җитәкчеләре, администрациядән вәкилләр катнашты.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов:
- Ул чакта сез һәм сезнең дусларыгыз алга куелган бурычны батырларча үтәп чыкты. Шулай итеп, күп кеше гомерен саклап кала алды. Сезгә исәнлек- саулык. уңышлар телим, - диде.
Митингка җыелучыларга рәхмәт сүзләре белән "Чернобыль" оешмасы җитәкчесе Олег Кабацкий һәм әлеге фаҗигане ликвидацияләүдә катнашкан Н.П.Щербаков мөрәҗәгать итте. Ахырдан һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, чара балалар музыка мәктәбендә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чернобыль

2
X