Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида сугышта хәбәрсез югалганнарга багышланган мемориаль тактадагы исемлек тулыландырылды (фотолар)

Сугышта хәбәрсез югалганнарны ачыклау дәвам итә: күптән түгел Смоленск өлкәсендә эзтабарлар тумышы белән Кирлегәч авылыннан булган Рияз Зариповның җирләнгән урынын ачыклаулары турында хәбәр итәләр.

Шушы көннәрдә шәһәребезнең Геройлар аллеясында сугыш чорында хәбәрсез югалганнарга багышланган мемориаль такта ачу тантанасы булды. Әлеге тактада Шөгер һәм Яңа Писмән районнарыннан ничә кешенең яу кырына киткәне, шулай ук әйләнеп кайтмаган каһарманнарның исемнәре уелып язылган. Ул күптән түгел генә Рияз Зарипов һәм тагын өч якташыбызның исеме белән тулыландырылган.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 вакыт үтүгә карамастан, әледән-әле яңа фактлар ачыла, хәбәрсез югалганнар табыла тора. Күптән түгел безнең муниципалитетка кызыклы хат килеп төшкән. Анда Смоленск өлкәсенең Ельне шәһәре тирәсендә эзтабарларның җирдән алюминий кашык табулары һәм анда латин хәрефләре белән Зарипов Рияз Нуртдинович дип язылган булуы турында хәбәр итәләр. Әлеге кашык хуҗасының тумышы белән Шөгер районы Кирлегәч авылыннан булуын ачыклана.

Чыннан да, Кирлегәч авылында 1925 елгы Рияз исемле кеше булган, ул сугышка китеп, кире әйләнеп кайтмаган. Бүген авылда якын туганнары да калмаган инде. Чарада катнашкан Кирлегәч җирлеге башлыгы Сәрия Сәлахова сугышчы авылдашын эзтабарларның сугышчы авылдашларын табуларына рәхмәтен белдерде. Сугышчы батырлар каберенә җирләнгән булган. 17 сентябрьдә Ельне шәһәре тирәсендә аларны аерым кабат җирләү планлаштырыла. Анда бездән район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Марс Исхаков, Кирлегәч авылыннан Мәдинә Мокыймова, аның кызы Дания Җиангирова барырга җыена, аларның исән-сау йөреп кайтуларын теләде.

Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның туганнары һәм шәһәребезнең совет ветераннары вәкилләре катнашты, соңыннан Җиңү мемориалына чәчәкләр куелды.

материалны Зилә Мөдәррисова әзерләде

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев