Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар медицина хезмәте сыйфатыннан канәгатьме?

Табибларга мөрәҗәгать итүчеләр белән медицина хезмәткәрләре арасында элемтә булдыру өчен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең Лениногорск филиалы вәкилләре, табиблар катнашында шушы көннәрдә үзәк хастаханәдә "түгәрәк өстәл" уздырылды. "АК БАРС-Мед" компаниясе үзләренең иминият полисына ия булган кешеләрнең хокукларын яклый һәм мәнфәгатьләрен кайгырта. Шуңа да алар үз...

Табибларга мөрәҗәгать итүчеләр белән медицина хезмәткәрләре арасында элемтә булдыру өчен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, "АК БАРС-Мед" иминият компаниясенең Лениногорск филиалы вәкилләре, табиблар катнашында шушы көннәрдә үзәк хастаханәдә "түгәрәк өстәл" уздырылды.
"АК БАРС-Мед" компаниясе үзләренең иминият полисына ия булган кешеләрнең хокукларын яклый һәм мәнфәгатьләрен кайгырта. Шуңа да алар үз клиентлары бушлай сыйфатлы медицина ярдәмен алсын , табиб белән пациент арасында аңлашылмаучанлык булмасын дип, елына ике тапкыр "түгәрәк өстәл" оештыра.
Соңгы җиде ай эчендә медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле дәгъвасы булган 113 кеше компаниягә мөрәҗәгать иткән. Әмма үзләре "Түгәрәк өстәл"гә килеп сорауларын табиларга турыдан-туры бирергә генә бик әзе батырчылык иткән иде.
Бездә табибларга чиратлар зур, тар белгечләргә эләгүе бик авыр булу сәбәбен баш табиб урынбасарлары Рамил Гаязов белән Александр Циберкин хәзерге вакытта табиблар белән тәэмин ителеш 34 процент кына тәшкил итүен, аның да күбесе пенсия яшендәгеләр икәнлеге белән аңлата. Үзәк хастаханәгә караган унбиш участокка караган авыруларны бүгенге көндә дүрт гомум практика табибы кабул итә икән. Поликлиникада кардиолог, отоларинголог, пульмонолог һәм башка тар белгечләр булмау сәбәпле, лениногорскилылар аларда түләүле яисә башка шәһәрләргә барып күренергә мәҗбүр була. Бүгенге көндә максатчан программа буенча бездән 11 кеше медицина ВУЗларында белем ала икән. Алар туган якларына кайтып, эшләп китсә, хәл әзрәк җиңеләер иде, дип өметләнә хастаханә җитәкчелеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: круглый стол