Лениногорскиның яшьләр оешмалары активистлары "Уңышның 7 күнекмәсе" серләренә төшенде
14 октябрьдә Лениногорскида «Уңышның 7 күнекмәсе» семинар-тренингы үтте. Мәгариф идарәсенең актлар залында 52 белем бирү учреждениеләре һәм яшьләр оешмалары активисты җыелды.
Семинарда катнашучылар «soft-skills»ның төп компетенцияләре белән таныштылар. Кайбер гамәли күнегүләр катнашучының шәхесен ачуга ярдәм итте.
Семинарны оештыручы - «Волонтер» Төбәкара доброволецлар хәрәкәте. Хәзер 11 белем бирү учреждениесендә шул ук исемдәге отрядлар барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев