Металл челтәр һәм бөтнек: экспертлардан бакчачыларга кимерүчеләр белән көрәш буенча киңәшләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Металл челтәр һәм бөтнек: экспертлардан бакчачыларга кимерүчеләр белән көрәш буенча киңәшләр

Дача йорты һәм бакча кышны уңай гына кичерсен өчен, аларны алдан ук кимерүчеләрдән саклауны кайгыртырга кирәк.

Үз киңәшләре белән галим-биолог һәм тәҗрибәле бакчачы Габделхәй Сәмигуллин «Челнинские известия» белән уртаклашты.

Белгеч сүзләренчә, тычканнарга һәм күселәргә йортка һәм хуҗалык корылмаларына керү юлын ябарга, шулай ук җимеш агачлары кайрысын сакларга кирәк. Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, бары агуга гына ышанып калмыйча, куркыту чаралары белән бергә куллану яхшырак.

Беренче чиратта кимерүчеләрнең эчкә якка кереп, ризык табу мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә кирәк.

Моның өчен биолог нигезне, стеналарны, торба кертү һәм җилләткеч тишекләрне тикшереп, барлык ярыкларны томаларга киңәш итә. Тычкан 6 мм диаметрлы тишек аша да уза ала. Саклану өчен металл челтәр яки металл чүбе кушылган монтаж күбеге кулланырга мөмкин.

Шулай ук ризык запасын калдырмау мөһим. Бакчада ярмалар калса, аларны тыгыз ябыла торган капкачлы пыяла яки калай банкаларда сакларга кирәк: пластик капчыкларны кимерүчеләр җиңел кимерә.

Тычканнарны һәм күселәрне бик нык исле чаралар да куркыта ала. Бүлмәләр почмакларында һәм плинтус буйларында серкә, нашатыр спирты яки дегет сеңдерелгән чүпрәк салырга мөмкин. Тагын бер вариант – бөтнек (мята), эвкалипт яки канәфер эфир майлары.

Эремә әзерләү өчен 0,5 литр суга 10–15 тамчы май кушарга һәм катнашманы сиптерергә киңәш итәләр. Моннан тыш, караңгы урыннарга дегетле сабын кисәкләре дә салырга мөмкин.

Габделхәй Сәмигуллин үзенең күп еллар бакчада кимерүчеләр белән көрәшү өчен үләннәр куллануын сөйләде. Аның сүзләренчә, моның өчен әрем һәм бөтнек бәйләмнәре, шулай ук әрекмән һәм миләш туры килә.

Кимерүчеләр белән көрәшүнең үз ысулын «Ивушка» җәмгыяте бакчачысы Ольга Созонова уртаклашты.

Ул һәр елны участокта төрле урыннарда тычканнар һәм күселәр өчен җимлекләр калдыра. Ул җимлекләр итеп йомырка тартмаларын куллана, аларны йортта һәм ишегалды корылмаларында урнаштыра. Бакчачы ел әйләнәсе участокка килә алганлыктан, агуны кимерүчеләр ашап бетергән саен, гел өстәп тора.

Созонова күзәтүләре буенча, кимерүчеләрнең йөрү эзләре күренми диярлек, ячейкалардагы җим дә  акрынлап бетеп тора.

татар-информ

 


Нет комментариев