Заман сулышы

ОСАГО полисларының уртача бәясе үзгәрешсез кала

2022 елның беренче өч атнасында ОСАГО буенча уртача премия күләме Россия Федерациясендә 5 789 сумны тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечләр белән тәңгәл диярлек.

9 гыйнвар көнне Тариф коридоры киңәйтелүгә карамастан, транспорт хуҗаларының гражданлык бурычын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисларының уртача бәясе үзгәрми. Бу хакта Российская газета.ru яза.

2022 елның беренче өч атнасында ОСАГО буенча уртача премия күләме Россия Федерациясендә 5 789 сумны тәшкил итте. Бу узган елгы күрсәткечләр белән тәңгәл диярлек.

Шул ук вакытта илнең 23 регионында уртача премия төшкән, ә калганнарында элеккечә калган яки бераз гына арткан. Бу хакта Россия автоиминиятләштерүчеләре берлегенең әлеге чор өчен беренче мәгълүматлары сөйли.  

 https://tatar-inform.tatar/news/business/24-01-2022/osago-polislaryny-urtacha-b-yase-zg-reshsez-kala-5847867

https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: