Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Почта хезмәткәре Гөлшат Сөләйманова: авылдашларны аяк тавышыннан таныйм

Почтальон – иң җаваплы һөнәрләрнең берсе.

Бигрәк тә авыл җирендә. Ул үз авылындагы һәрбер йортта кем яшәвен белеп,  алар белән аралашып яши. Газет-журналларга яздыра, өлкән яшьтәге яки физик мөмкинлеге чикле булучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләргә булыша. Хәтта кирәк булса, тормыш-көнкүреш өчен беренче кирәк-яракларны алып килә.

Гадәттә, почта бүлекләрендә эшен төрләндерергә яраткан һәм нәтиҗәгә юнәлдерелгән тырыш кешеләр сайлый.

Лениногорск районы авыллары почта бүлекләрендә шул һөнәрне сайлап, озак еллар дәвамында тырышып эшләгән кешеләр бар.
Гөлшат Сөләйманова Керкәле авылы почта бүлеге начальнигы. Аның почта хезмәткәре буларак хезмәт стажы инде 22 елдан артып киткән.

“Шушы еллар эчендә мин авыл кешеләрен аяк тавышларыннан таный башладым инде. Хәтта почта бүлегенә кергәндә ишек бавын тартуларыннан кем кергәнен беләм. Юкка гына “Кемнең-кемгә хат язуын почтальон гына белә” дип җырламыйлар бит. Үз эшемне яратам, хезмәттәшләрем Ольга Әхмәтҗанова һәм Наилә Гайсанова белән уртак тел табып, тату эшлибез”,- ди Гөлшат ханым. Җитәкчеләре  дә әлеге хезмәткәрләрне уңай яктан гына бәялиләр.

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев