Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район авылларында яшәүчеләр өчен «Мобиль поликлиника» эшли

Авыл халкының сәламәтлеген тикшерү, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен табиблар үзләре авылга килде.

Лениногорск районында 8 апрельдән тар белгечлекләр һәм заманча медицина аппаратлары белән җиһазландырылган “Мобиль поликлиника” үз эшен башлап җибәрде.

“Мобиль поликлиника” – авыл җирлегендә яшәүчеләргә республика клиник хастаханәсе белгечләре тарафыннан тикшеренү узу өчен гамәлгә куелган. Ул бөтен республика районнары буенча гамәлдә.  

Автомашина иң беренче Зәй-Каратай авылында 8 апрельдә туктады. Авыл халкына табиблар килүе турында алдан хәбәр иттеләр. Автомашина шактый зур, озынлыкка 16 метрдан артыграк. Ул заманча медицина аппаратлары белән җиһазландырылган. Анда тар белгечлекләрнең кабинетлары урнашкан: невролог, эндокринолог,, ревматолог, хирург-онколог, гинеколог, окулист, кардиолог. Шулай ук регистратура да бар. Пациентлар лабораториягә анализлар да тапшыра ала, УЗИ да узарга мөмкин.

“Зәй-Каратай авылында 230 кеше тикшеренү узды. 60 ка якын күрше авылардан килделәр. Авыл халкы – пациентлар бик канәгать. Мин үзем дә авылдашларның Казан табибларында күренүләре өчен шатландым. Бик кирәкле эш оештырганнар, күптәннән кирәк иде”, - ди Зәй-Каратай фельдшеры Булат Хәйруллин.

Автомашинада электр питание аша эшли торган мобиль интернет бар, барлык мәгълүматлар челтәр аша Лениногорск үзәк район хастаханәсенә һәм РКБга җибәрелә. “Әгәр табиблар пациентны госпитализацияләргә кирәк икәнен әйтсә, шунда ук РКБга яки ЦРБга белешмә бирелә”, - дип аңлатты Булат Хәйруллин.

Казан табибларына күренгәннән соң, Зәй-Каратайдагы берничә пациентка Лениногорск хастаханәсенә, ә 5 кешегә республика клиник хастаханәсенә юллама (направление) бирелгән. Шунысы да бар: табиблар билгеләгән тикшеренүләрне, әйтик, МРТ, УЗИ – боларны Казанда бушлай уза алалар. Аннары нәтиҗәләре белән РКБ белгечләренә кабул итүгә дә язылып була.

Зәй-Каратайдан Галия Насыйбуллина әйтүенчә, “Мобиль поликлиника” эше югары дәрәҗәдә оештырылган.

“Мондый эшне оештыручыларга да, Казан табибларына да рәхмәт. Алдан аларның килүе турында хәбәрдар идек. Күрше авыллар да безгә килеп, тикшеренү үттеләр. Мин үзем дә берничә белгечтә булдым. Экспресс-анализлар ясадылар, холестерин, глюкоза күләмен белдем. Шулай табиблар ешрак килсеннәр иде”, - ди Галия Насыйбуллина.

 “Мобиль поликлиника” Зәй-Каратайдан соң Сугышлыга китте. 19 апрельгә кадәр анда була. Аннары 22сеннән 26 апрельгә кадәр Иске Иштирәктә, 2 майдан 8енә кадәр Иске Куакта пациентларны тикшерәчәкләр.

 

фотолар: https://vk.com/crb_leninogorsk?w=wall-196122368_1892

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев