Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр һәм районда җинаятьләр артканмы, кимегәнме (полиция 9 айга нәтиҗә ясады)

Лениногорск эчке эшләр бүлегендә 9 айлык эшчәнлеккә йомгак ясалды. Төп доклад белән штаб начальнигы Ландыш Зиннәтуллина чыгыш ясады. Хокук сакчыларына шулай киләчәккә бурычлар билгеләнде. Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча, безнең эчке эшләр бүлеге үз категориясендә башка бүлекләр арасында өченче урынга лаек булган. Әлеге чорда район һәм шәһәрдә 559 җинаять теркәлгән,...

Лениногорск эчке эшләр бүлегендә 9 айлык эшчәнлеккә йомгак ясалды. Төп доклад белән штаб начальнигы Ландыш Зиннәтуллина чыгыш ясады. Хокук сакчыларына шулай киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча, безнең эчке эшләр бүлеге үз категориясендә башка бүлекләр арасында өченче урынга лаек булган. Әлеге чорда район һәм шәһәрдә 559 җинаять теркәлгән, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2,6 процентка артыграк. Фатир басу, автомобильләрдән урлау очраклары арту күзәтелгән. Үтерү, көчләү, автомобиль урлау, хулиганлык кимегән.

Ачылганнары

Җинаятьләрне ачу - эчке эшләр бүлеге эшчәнлегенең төп күрсәткече булып тора. Тугыз ай эчендә ул 88, 1 процент тәшкил иткән, ул үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2,1 процентка югарырак.

Ришвәтчелек

Икътисад өлкәсе буенча, 78 җинаять теркәлгән. Үзләренә ышанып тапшырылган милекне үзләштерү фактлары өчтән 23кә арткан, ришвәтчелек былтыр тугыз ай эчендә бер дә теркәлмәгән булса, быел 5 булган.

Алдарлар азган

Мошенниклык очраклары 40 тан 71гә арткан. Алдау тәртибе үзгәрешсез кала: балалары юл һәлакәтенә эләккән, аларны коткару өчен акча кирәк, дип шалтыраталар, яисә интернеттага белдерүләр сайтында сату-алу вакытында алдау - иң киң таралганы.

Кесә караклары

Иҗтимагый урыннарда хәл тотрыклы булып кала бирә. Анда үтерү, талау кебек җинаятьләр булдырмый калдырылган. Тик кесә караклары барлыккка килгән, мәсәлән, былтырның 9 аенда бер очрак та теркәлмәсә, быел ике кеше бу хакта хәбәр иткән, шулау ук урамда мошенниклык очраклары теркәлгән.

Яшүсмерләр белән бәйлеләре

Яшүсмерләргә карата кузгатылган җинаять эшләре 25 тән 10га кимегән. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия бүлекчәсендә исәптә 94 балигъ булмаган һәм 76 гаилә тора. Тугыз ай эчендә ПДН инспекторлары тарафыннан 24 җинаять ачылган, 464 административ беркетмә төзелгән, 10 ата-ана үз хокукларыннан азат ителгән. Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелекне профилактикалауда нәтиҗәле чараларның берсе - аларны изоляцияләү. Тугыз ай эчендә 15 яшүсмер ике тәүлеккә, икесе 30 тәүлеккә республика эчке эшләр бүлеге каршындагы балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә җибәрелгән.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 айлык нәтиҗә җинаять Полиция