Алдакчылар бик күп, сак булыгыз.
Эчке эшләр бүлегенең хезмәткәрләре ачыклаганча, 17 яшьлек егет социаль челтәрләрнең берсендә үзен мобиль җайланмалар сату буенча интернет-кибет дип таныткан аккаунтка тап була.
Сатучының бәяләре дә җәлеп итә һәм актив аккаунт булу да ышаныч уята: яшь кеше сатып алуны рәсмиләштерергә була. «Менеджер» белән хат алышуда аңа заказны раслау өчен залог кертергә кирәклеген аңлаттылар. Егет акча күчерә.
Берникадәр вакыттан соң “кибет хезмәткәре” сатып алучы белән яңадан элемтәгә керә һәм хәзер иминият кертемен түләргә кирәк, дип хәбәр итә. Егет моңа да риза була. Ул посылка трек-номерының ни өчен килмәве белән кызыксынгач, аңа борчылырга кирәкми, заказ инде юлда, дип җавап бирәләр.
- Ләкин заказны килү вакыты озакка сузыла. Яшь кеше шикләнеп, социаль челтәрне ачып, кибетнең аккаунтына керә, ләкин анда кибет бите юкка чыккан, менеджерның да аккаунты блокировкаланган. Китерелгән зыянның гомуми суммасы 20 000 сум тирәсе тәшкил иткән.
Әлеге факт буенча Лениногорск эчке эшләр бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев