Татарстан спорт корылмалары саны буенча Россия төбәкләре бишлегенә керде
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан спорт корылмалары саны буенча Россия төбәкләре бишлегенә керде

Акчалар шул исәптән массакүләм спорт инфраструктурасын үстерү, спорт объектларын җиһазландыру, чаралар үткәрү һәм югары казанышлар спортына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Россиянең спорт корылмалары иң күп булган биш төбәге арасына керде. Лидерлар исемлегендә шулай ук Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Краснодар крае һәм Башкортостан бар, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы төбәк документларына сылтама белән.

Шул ук вакытта, өч яшьтән 79 яшькә кадәрге, физкультура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләр өлеше буенча Пенза өлкәсе (74,3 процент), Сахалин өлкәсе һәм Кырым – (71,4 процент), шулай ук Краснодар крае 70,4 процент алда бара.

Пенза өлкәсендә 2025 елда физкультура һәм спортны үстерү буенча дәүләт программасын финанслау күләме якынча 1,5 миллиард сум тәшкил иткән. Акчалар шул исәптән массакүләм спорт инфраструктурасын үстерү, спорт объектларын җиһазландыру, чаралар үткәрү һәм югары казанышлар спортына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Сахалин өлкәсендә 2025 елда зур спорт объектлары ачылган, шул исәптән Ерак Көнчыгышта иң зур җиңел атлетика манежы файдалануга тапшырылган. Төбәк беренче тапкыр чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатын кабул иткән. Моннан тыш, Сахалин һәм Куриль утрауларында яшәүчеләрнең ташламалардан файдаланучы унга якын категориясе спорт объектларына бушлай йөри ала.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев