Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

5-20 май көннәренә янгынга каршы аерым режим кертелә

Шул хактагы карарны ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган Татарстан территориясендә 5-20 май көннәренә янгынга каршы аерым режим кертелгән. Шул хактагы карарны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Режим гамәлдә булган вакытта: коры үлән һәм чүп-чар ягу, ачык утта...

Шул хактагы карарны ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган


Татарстан территориясендә 5-20 май көннәренә янгынга каршы аерым режим кертелгән. Шул хактагы карарны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Режим гамәлдә булган вакытта: коры үлән һәм чүп-чар ягу, ачык утта (учак һәм мангаллар) ризык әзерләү, урманнар янында урнашкан торак пунктлар территорияләрендә, гражданнарның бакчачылык һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектларында куркынычлык дәрәҗәсе 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.

Документта шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә агымдагы елның 30нчы апреленнән 20 майга кадәр урман-парк зоналары һәм кешеләр күпләп ял итү урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерүне оештыру тәкъдим ителгән.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев