Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп расланган

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә. Агымдагы елның 1...

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә.
Агымдагы елның 1 сентябренә Татарстанда пенсияләренә федераль социаль өстәмәне 44 мең пенсионер ала, бу барлык пенсионерларның 4 процентын тәшкил итә. Агымдагы елның 8 аенда федераль бюджеттан федераль социаль өстәмәгә чыгымнарның гомум күләме 453 млн сум тәшкил иткән. "Бу быелга закон белән расланган пенсионерның яшәү минимумы күләменнән 19,3 процентка яки 1216 сумга артыграк. Искәртеп узам: ул 6310 сум тәшкил итә", - дип аңлатып узды А.Здунов
2016 елга Татарстан пенсионерның яшәү минимумы күләмен санаганда, быел азык-төлек товарларына фактив бәяләр үсеше һәм киләсе елга фаразланган инфляция үсеше исәпкә алынган. Агымдагы елга Россия буенча тулаем алганда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7161 сум тәшкил иткән.
2016 федераль бюджет проектында Россия буенча тулаем пенсионерның яшәү минимумы 8803 сум күләмендә билгеләнгән.
"Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы суммасы федераль дәрәҗәдән артмаганлыктан, республика законын кабул итү ТР бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итмәячәк", - дип сүзен йомгаклады ТР икътисад министры.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия

2
X