Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк китапханә белән 4нче балалар бакчасы Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр (+ фотолар)

Төрки бабаларыбызның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары безнең көннәргә кадәр сакланып килә. 21 март - көн белән төн тигезләшкән вакыт.

 

Бу көнне әби-бабаларыбыз “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрә торган булганнар. Балалар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. Гореф-гадәт буенча бу көнне кешеләр күңел ачканнар, шатланганнар, төрле милли ризыклар әзерләгәннәр,  кунакка йөргәннәр.

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмады. 17 март көнне шәһәребезнең 4 нче номерлы “Карлыгач” балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр. Әлеге бәйрәм борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, халык йолаларын искә төшерү һәм дәвам итү максатыннан үткәрелде. 
   Әкият геройлары  Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш бабай катнашында үткәрелгән театральләштерелгән тамаша татар халкының милли уеннары, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Балалар бик теләп «Капчык белән йөгерү», «Аркан тарту», «Капкалы», «Кашыкка йомырка куеп йөгерү», «Көн-төн», «Чүлмәк вату» уеннарында бик теләп катнаштылар. Кыш һәм Нәүрүзбикә арасында узган ярышлар бәйрәмнең иң истә калырлык мизгеле булгандыр мөгаен.

 Нәүрүзбикә әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге, яшьлеге белән җиңеп чыкты. Бәйрәм барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, күңел ачтылар, язның килүенә сөенделәр.

Нәүрүз бәйрәме балаларның күңеленә хуш килде һәм сабыйлар хәтерендә озак сакланыр дип өметләнеп калабыз!

 

Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова,  Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: навруз